Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы (Бөтендөнья берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр халыкара оешмасы, ) — ассоциацияләр, берлекләр, аерым муниципаль берәмлекләрнең ирекле халыкара оешмасы. Оешманың гамәлдәге президенты — Казан шәһәре мэры Илсур Метшин ().
Максаты Җир шарында кешеләрнең җирле үзидарәгә булган хокукын эффектлы итеп тормышка ашыру.
Тарих 2004 елда оешкан. Җир шарындагы халыкның яртысының вәкиле булган меңнән артык шәһәр һәм ассоциациияне берләштерә. Евразия бүлеге БДБ илләре һәм Монголиянең 100 дән артык шәһәрен һәм җирле хакимиятләр берлеген эченә ала: Казан, Самар, Грозный, Якутск, Түбән Новгород, Улан-Удэ, Ханты-Мансийск, Мәскәү, Сембер, Нарьян-Мар, Угледар, Арзамас, Комрат, Актау, Түбән Кама, Менделеевск, Волгоград, Бишкәк, Ош, Тирасполь, Дүшәнбе, Киров, Ростов-на-Дону, Владикавказ, Чабаксар, Иркутск, Ставрополь, Красноярск, Пермь, Хабарау, Комсомольск-на-Амуре, Салехард, Магадан, Ижау, Махачкала. Евразия бүлеген 2006 елдан Илсур Мәтшин (Казан мэры) җитәкли.2013 елда яңа срокка Евразия бүлеге җитәкчесе итеп сайлана 3 елга 1 тапкыр Бөтендөнья мэрлар саммиты уздыра.
Җитәкче шурасы Оешманың югары җитәкче органы – Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасының бөтендөнья шурасы. Шураны президент җитәкли. Президент иптәшләре булып Казан мэры (Россия) И.Р. Мәтшин, Бордо мэры (Франция) Ален Жюппе, Кито мэры (Эквадор) Аугусто Баррера, Виктория мэры (Сейшел утраулары башкаласы) Жаклин Мэсташ-Бэль, Гуанчжоу мэры (Кытай) Чжан Гуаннин сайланган. Вице-президент — Айсен Сергеевич Николаев, Якутск мэры.
Моны да карагыз 2016 елның июнь аенда Казанда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Башкарма бюросы утырышы узачак
Сылтамалар Халыкара башкалалар һәм эре шәһәрләр ассамблеясе рәсми сайты
Искәрмәләр
Төркем:Халыкара мөнәсәбәтләр Төркем:Халыкара оешмалар