Фәридә Салитова (Фәридә Шәриф кызы Салитова) — сәнгать (музыка) белгече, педагогика фәнннәре докторы, сәнгать фәннәре кандидаты, РФ һәм ТР композиторлар берлекләре әгъзасы (1992). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). РФ югары мәктәбе атказанган хезмәткәре. РФ югары һөнәр мәгарифе мактаулы хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле 1948 елның 12 июнендә Венада (Австрия) туган. Әтисе – Шәриф Сәлим улы Салитов (1913, Дәвеш-2004, Казан), тарихчы, икътисадчы. Әнисе – Сафия Измаил кызы Мозаффарова (1919, Казан – 2000, Казан), юрист.
Казан музыка укуханәсен (1966), «фортепиано» белгечлеге буенча Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (И.Ә. Гобәйдуллина курсы, 1971), «музыка сәнгате» белгечлеге буенча ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантура (1982) тәмамлаган. Ташкәнттә, Хәмзә Хәкимзадә исемендәге Сәнгать белеме институтында Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган темага сәнгать фәннәре кандидатлыгына (җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов) (1985), «Татар халкының музыка-педагогика мәдәнияте үсеше (чыганаклардан алып тотрыклы күренешкә әверелгәнче)» темасына педагогика фәннәре докторлыгынаДокторлык диссертациясе турында тулырак мәгълүмат (җитәкчесе проф. Җ.Г. Нигъмәтов) диссертацияләр яклаган.
Хезмәт юлы 1971-1982 Югары уку йортын тәмамлагач, Казан дәләт мәдәният институтында эшли. 1983-1985 ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында фәнни хезмәткәр. Аннан педагогика уку йортына күчә. 1985-2013 Казан дәүләт педагогика университетының (хәзер Казан (Идел буе) федераль университетына кушылган) музыка факультеты деканы (2000-2010), музыка теориясе, тарихы һәм музыка белеме бирү методикасы кафедрасы мөдире (2001-2009), ТР ФА Татар энциклопедиясе институтының өлкән фәнни хезмәткәре (1985-1996) (ТР музыка мәдәнияте бүлеге кураторы), профессор. 2013 елдан Россия яңа университетында (Мәскәү өлкәсе, Клин филиалы) этика , педагогика, культурология фәннәреннән укыта. 2014 елдан Россия дәүләт туризм һәм сервис университетында (Мәскәү) да эшли.
Фәнни юнәлешләре Ватан мәдәнияте, сәнгате, педагогикасы, мәгарифенең теориясе, тарихы һәм практикасы.
Хезмәтләре 250 (шул исәптән, 83 фәнни һәм 50 фәнни-популяр һәм публицистик) хезмәте басылган.
Аеруча Салих Сәйдәшевның иҗатын өйрәнү, музыкаль мирасын барлау һәм халыкка кайтару, музеен оештыру өлкәсендә керткән хезмәте зур Рабит Батулла. Салих Сәйдәшев эзләреннән. Музыкальные драмы Салиха Сайдашева. Монография. Казан: ТКН, 1988. Татарский академический театр оперы и балета им. М. Джалиля. Монография (автордаш). Казан: КДК, 1994. Очерки по истории татарской музыкальной культуры. Уку әсбабы. Казан: КДПУ, 1997. Сплав двух талантов. «Научный Татарстан», 1999, 2- сан (Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев турында) Формирование традиционной музыкально – педагогической культуры татарского народа (VI — XVI вв.). Монография. Казан: КДПУ, 2001. Развитие музыкально – педагогической культуры Казанского края (середина XVI – начало XX). Монография. Казан: КДУ, 2002. Развитие музыкально – педагогической культуры татарского народа (от истоков до начала ХХ вв.). Монография. Казан: КДУ, 2002. Салих Сайдашев. Жизненный и творческий путь. Казан, 2011.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). РФ югары һөнәр мәгарифе мактаулы хезмәткәре. РФ югары мәктәбе атказанган хезмәткәре.
Тукай бүләгенә намзәт — 2012 «2012 ел»да «Салих Сәйдәшевның музыкаль драмалары: татар һөнәри музыкасын булдыруда жанрның әһәмияте» (1988) һәм «Салих Сәйдәшев. Тормыш һәм иҗат юлы» (2011) китаплары өчен Тукай премиясенә намзәт итеп тәкъдим ителә Габдулла Тукайга багышланган интернет-порталда2012 елда Тукай премиясе Кол Шәриф мәчетен коручы мигъмарларга бирелгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Ф.Ш. Салитова «Билгеле галимнәр» сайтында Ф.Ш. Салитова Ayaris сайтында
Моны да карагыз
Төркем:Музыкантлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәрләре Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Педагогика фәннәре докторлары Төркем:Сәнгать фәннәре кандидатлары Төркем:Профессорлар Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар