Индус Шәкүров, Индус Шәкүр улы Шәкүров (1935 елның 4 апреле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Ворошилов районы, Мерәс ― 1996 елның 26 сентябре, РФ, ТР, Яр Чаллы) — легендар табиб (хирург), Татарстан АССРның атказанган табибы (1975).
Тәрҗемәи хәле 1935 елның 4 апрелендә Татарстан АССР Ворошилов районы (хәзерге Тукай районы) Мерәс авылында туган. Туган авылында җидееллык мәктәпне, Минзәлә медицина укуханәсен (кызыл дипломга), Казан дәүләт медицина институтының (КДМИ) хирургия бүлеген тәмамлаган.
Хезмәт юлы КДМИ ны тәмамлагач, Теләнче-Тамак район хастаханәсендә баш табиб һәм хирург була. Урыссу хастаханәсендә хирургия бүлеге мөдире. 1971―1982, 1985―1996 елларда ― Яр Чаллының 2нче санлы хастаханәсендә хирургия бүлеге мөдире. 1982―1985 елларда ― Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибының хирургия буенча урынбасары.
Халык хәтере Индус Шәкүр улы йөзләрчә, меңнәрчә кешенең гомерен саклап калды, гомерен озайтты, чирен җиңеләйтте. Дөрес диагноз куюы белән дан алгач, «аның бармаклары күрә икән» дигән легенда туа, үзара сөйләшкәндә, кешеләр «хирург от Бога», «профессор» дип әйтәләр. Урыссу хастаханәсендә эшләгәндә инде аның оста табиб даны еракларга тарала. Татарстанның төрле районнарыннан гына түгел, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Сембер, Ырынбур, Самара өлкәләреннән дә Урыссуга йөзләгән пациент килә. Чаллыда эшли башлагач, ССРБның төрле республикаларыннан килә башлыйлар, ул бер кешене дә кире бормый.
Индус Шәкүр улы, үзе каты авырый башлагач, Америкага барып операция ясата, ләкин савыгып бетә алмый, 1996 елда вафат була. Бу Яр Чаллы өчен генә түгел, янәшә-тирә өлкәләр өчен дә зур югалту була. Үзенең терелмәс авыру икәнен белгәч тә, операцияләр ясавын дәвам итә. Иртәнге 9 дан көндезге 14 сәгатькә кадәр, аяк өсте, көн дә 5-6 операция ясый. Соңгы операцияләрен инде утырып ясый башлый.
Хөрмәтләү Халык таләбе белән «Яр Чаллы шәһәре тарихында иң күренекле 5 шәхес» исемлегенә кертелә: Евгений Батенчук, Рәис Беляев, Марат Бибишев, Лев Васильев, Кадыйр Сибгатуллин һәм Индус Шәкүров. Исемен мәңгеләштерү өчен, Чаллының ул эшләгән 2нче санлы хастаханәсенә аның исемен бирү тәкъдиме була, ләкин хастаханәнең хезмәт коллективы җыены уңай карар кабул итми («Шәкүров әйбәт врач иде, ә әйбәт врачлар күп, кемнең генә исемен биреп бетерергә кирәк»). Исеме бирелмәсә дә, халык әлеге хастаханәне озак вакытлар «Шәкүров больницасы» дип атап йөртә. Иске Абдул авылында урамга исеме бирелә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан АССРның атказанган табибы (1975). Ленин ордены. «Хөрмәт билгесе» ордены.
Кызыклы факт Хастаханәдә палата саннарын, бигрәк тә операция ясалучы бүлмә саннарын 13 саны белән тамгалауга каршы булган, «трискаидекафобия (13 саныннан курку чире) булмаса, авырулар тизрәк савыга», дигән.
Искәрмәләр
Чыганаклар З. Дәүләтшин. Авылым-горурлыгым (1 китап, 2003); Тормыш дулкыннары (2 китап, 2007), Яр Чаллы. (350 еллык тарихлы Иске Абдул авылы белешмәлеге).
Сылтамалар
Яр Чаллы шәһәре рәсми сайты
Моны да карагыз
Төркем:Татарстанның атказанган табиблары Төркем:Минзәлә медицина укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Табиблар