Бөек депрессия (ингл. Great Depression) — 1930 елларда булып узган икътисади депрессия. Бөек депрессия төрле илдә төрле вакытка туры килә; шулай да күпчелек илләрдә ул 1929 елда башлана һәм 1930 еллар азагына кадәр дәвам итәJohn A. Garraty, The Great Depression (1986). XX гасырдагы иң озын, дөнья буйлап иң киң таралган, иң тирән икътисади депрессияCharles Duhigg, "Depression, You Say? Check Those Safety Nets", The New York Times, March 23, 2008..

1929-1932 еллар арасында дөньякүләм тулаем эчке продукт (ТЭП) 15%-ка кимиЧагыштыру өчен, 2008-2009 елларда — Бөек Рецессия вакытында — ТЭП-ның кимүе 1%-тан да әзрәк. Roger Lowenstein, "History Repeating," Wall Street Journal Jan 14, 2015. 21 гасырда Бөек депрессия гадәттә икътисадның никадәр түбән тәгәри алуына мисал буларак кулланылаBarry Eichengreen, Hall of Mirrors: The Great Depression, The Great Recession, and the Uses-and Misuses-of History (2014).

Депрессия Америка Кушма штатларында 1929 елның 24 октябрендә фонд биржасында акция хакларының кискен төшүеннән соң башлана (бу көн Кара сишәмбе исеме астында билгеле), һәм тиз арада дөньяның һәр иленә диярлек тарала. Ул башлыча Көнбатыш Аурупаның алга киткән илләренә кагыла, сәнәгать, авыл хуҗалыгы товарларына хаклар кискен төшә, эшсезлек дәрәҗәсе арта (АКШ-та 25%, башка илләрдә 33%-ка җитә).

Кайсыбер илләр 1930 еллар урталарына аякка баса башлый, әмма күпчелек илләрдә Бөек Депрессиянең тискәре йогынтысы Икенче бөтендөнья сугышына хәтле дәвам итә.

Бөек депрессиянең башлануы

1929 елның 29 октябрендә Америка Кушма Штатларының Уолл-Стрит фонд биржасында акциялар хакы кискен төшә, соңыннан бу көнне Кара сишәмбе дип атый башлыйлар. Тарихчылар еш кына Бөек депрессиянең башлануын шушы вакыйга белән бәйли. Әмма күпләр моны кире кагып, фонд биржасындагы хәлне Бөек депрессиянең сәбәбе итеп түгел, ә нәтиҗәсе итеп билгели.

Хәтта 1929 елдагы Уолл-Стрит вакыйгасыннан соң да күпмедер вакыт икътисади хәлнең җайлануына ышаныч саклана. Фонд биржаларының эшмәкәрлеге 1930 елларның башында тергезелә һәм 1929 елның апреле дәрәҗәсенә әйләнеп кайта, бу 1929 елның сентябре дәрәҗәсеннән 30 процентка диярлек кимрәк була. Керемнәрен акцияләрдә тоткан кешеләр байтак акча югалта. Алар артыннан банклар юкка чыга башлый — алардан акча алып торып акция сатып алучылар бурычларын кайтара алмый. Моннан тыш, банкларның ябылуыннан курыккан халык депозитларда саклаган акчаларын кире ала башлый, бу банкларның юкка чыгуына китерә. Банкларның ярдәменнән язган оешмалар ябыла, кешеләр күпләп эшсез кала башлый. Халыкның сатып алу мөмкинлеге кискен кими, авыл хуҗалыгы, сәнәгать товарлары һәм башка төр товарларга бәяләр төшә. 1930 ел ахырыннан икътисади хәл туктаусыз начарая, бу 1933 елның мартына хәтле дәвам итә.

Сәбәпләре Рецессия — базарга чыгарылган товарлар һәм аларны сатып алу күләме арасында булган тигезсезлек аркасында гадәттә була торган хәл. Башлыча тыныч һәм тиз узучан рецессиянең ни сәбәптән тирән һәм сузынкы депрессиягә әйләнүе кызыксыну һәм бәхәсләр нигезе булып тора. Бу депрессиянең башлану сәбәпләрен эзләү булачак депрессияләрне ничек булдырмаска дигән сорау белән тыгыз бәйләнгән. Төп сорауларның берсе — депрессия башлануына ныграк ирекле базар сәясәтеме, әллә банклар һәм акча әйләнешен дәүләт карамагына алу өчен үткәрелгән чаралар йогынты ясаганмы? Дәүләтнең икътисад үсешендә роле зур булуына ышанучылар ирекле базарны, ә ирекле базарга ышанучылар хакимиятне гаепле итеп күрә.

Яшәп килгән теорияләр өч төп төргә бүленә ала. Беренчесе — монетаристлар теориясе, алар Бөек депрессия гадәти рецессия буларак башлана, әмма ялгыш монетар сәясәт аркасында куллануда булган акча күләме кими һәм бу рецессиянең тирәнәюенә китерә, дип исәпли. Бу караш буенча, әгәр Американың Федераль резерв системасы вакытында банкларга ярдәм күрсәтсә, алар күпләп банкротка әйләнүдән туктар иде.

Икенче төркемдә Кейнсиан теориясы аеруча мөһим. Бу теория буенча, сәнәгать үскән саен, базарда яңа товарлар арта бара, әмма халыкның сатып алу мөмкинлеге үзгәрми, бу дефляциягә — хакларның төшүенә китерә. Нәтиҗәдә, банклар һәм сәнәгать оешмалары юкка чыга, икътисад үсеше туктый. Бу төркемгә шулай ук дөнья базары таркалуын, инвестицияләрнең кирәк дәрәҗәдән артуын, банкирларның спекулятив сәясәт алып баруын, хакимият башлыкларының белдексезлеген төп сәбәп итеп күрүчеләр керә.

Соңыннан, бу ике теориянең аңлатмасын өлешчә генә кабул иткән яисә бөтенләй кире каккан төрле теорияләр яшәп килә. Мәсәлән, яңа классик макроэкономистлар дәүләтнең икътисадны үз карамагы астына алуы базарның ирекле үсешенә комачаулый, бу депрессиянең озакка сузылуына китерә, ә профсоюзлар барлыкка килүе эшсезлек үсешенә булышлык итә, дип исәпли. Марксистлар кризис башлануда капиталистик корылышның үзен гаепли.

Алтын стандарт Ул вакытта әйләнештәге акча күләме алтын запасларына бәйле була, бу монетар система Алтын стандарт дип атала. Акча күләмен арттыру өчен, депрессиягә каршы чара итеп Алтын стандарттан баш тарталар. Төрле ил төрле вакытта бу монетар системаны кулланудан туктый, һәм төрле илгә бу төрлечә йогынты ясый.

1931 елда Бөек Британия иң тәүге булып Алтын стандарттан баш тарта. Шул ук елны Япония, Скандинавия, башка илләр — алар арасында Италия, АКШ — 1932, 1933 елларда — баш тарта. Ә Франция башлыгында Польша, Бельгия һәм Швейцария 1935—1936 елларга хәтле стандартны саклап килә, бу илләрне «алтын блок» дип атыйлар.

Соңгы тикшерүләр күрсәтүенчә, никадәр теге яки бу ил иртәрәк Алтын стандартны кулланудан туктаган, шулкадәр ул депрессиядән иртәрәк чыккан. Мәсәлән, Бөек Британия һәм Скандинавия, 1931 елда стандарттан баш тартып, Бельгия һәм Франциядан күпкә иртәрәк депрессиядән чыга башлаган. Кытай сыман көмеш стандарт тоткан илләргә депрессия бөтенләй кагылмый диярлек.

Депрессиянең төрле илләргә йогынтысы

АКШ

АКШ-та рецессия 1929 елның августында ук башлана. Сәнәгать товарларына бәяләр 1930 елдан 80 процентка, авыл хуҗалыгы товарларына — 53 процентка төшә. Президент Герберт Гувер депрессиягә каршы төрле программаларны гамәлгә кертә башлый, әмма аларның барысы да диярлек уңышсызлыкка китерә. 1930 елның июнендә Конгресс Смут-Хоули тариф актын раслый, бу акт буенча читтән кертелгән товарларга тариф күтәрелә. Бу актның төп максаты — чит ил товарларының хакын күтәреп, Америкада җитештерелгән товарлар сату күләмен арттыру була. Моңа җавап итеп, бүтән илләр Америка товарларына тарифны күтәрә, бу дөнья базарын какшатып, депрессиянең көчәюенә китерә.

1933 елның башына эшсезлек 25 процентка җитә, өч ел эчендә 13 миллионнан артык кеше эшсез кала. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы товарларына бәяләр түбән тәгәри, 5000-нән артык банк таркала, ә депозитта акча саклаучылар 2 миллиард доллар акча югалта. Бу кешеләрнең банкларга ышанычын югалта, алар тиз арада акчаларын кире ала башлый. Исән калган банклар исә бурычка бирүне туктатып, акчаларын саклап калырга тырыша. Шулай итеп, банк системасы бөтенләй эшләүдән туктый.

Президент Гувер һәм Конгресс тимер юллары, финанс институтларына, шулай ук авыл хуҗалыгына, җәмәгать эшләренә ярдәм күрсәтү өчен Финанс тергезү корпорациясе булдыра, яңа өйләр төзүгә булышлык итү өчен Федераль торак банкы актын кабул итә. Әмма икътисад күрсәткечләре кимегәннән-кими бара, бәяләр төшүен дәвам итә, эш белән тәэмин итү начарая, бу сәяси үзгәрешкә китерә, — 1932 елда президентлык Франклин Рузвельт кулына күчә.

Рузвельт Яңа курс дип аталган реформалар тезмәсен башлый. 1933 елда кабул ителгән Кыйммәтле кәгазьләр акты кыйммәтле кәгазьләр әйләнешен төрле яклап контроль астына ала. Гласс-Стигалл законы һәм Федераль депозитлар страховкалау корпорациясы банк депозитларын страховкалауны үз өстенә ала.

Шул вакытта барлыкка килгән Милли тергезү админстрациясенең законлы булыуы әлегәчә бәхәсле булып килә. Ул Америка икътисадына күп катгый үзгәрешләр кертә, дәүләт ролен күп өлкәдә көчәйтә. Милли тергезү администрациясе аша «гадел конкуренция» программасы үткәрелә. Бу программа буенча бер категориядагы эшчеләргә бер үк эш хакы, шулай ук минималь эш хакының күләме билгеләнә. Әмма 1935 елда АКШ-ның Югары суды карары белән, Конституцияга ярашсыз дип исәпләнеп, Милли тергезү администрациясе таркатыла. 1933 елда Авыл хуҗалыгы товарларына бәяләрне җайга салу акты кабул ителә. Бу акт буенча бәяләрне күтәрү өчен чәчү мәйданнары, мал исәбе киметелә.

Бу реформалар, ярдәм һәм тергезү чаралары белән бергә Беренче яңа юнәлешне тәшкил итә. 1935 елда Икенче яңа юнәлеш эш белән тәэмин итү, Милли эшлекле мөнәсәбәтләр буенча идарәлек аша профсоюзлар үсешенә булышлык итү программаларын да үз эченә ала.

Үткәрелгән программалар бюджеттан күп акча сарыфлауны таләп итә. 1936 елга төп икътисади күрсәткечләр, эшсезлекне исәпкә алмаганда, 1920 ел азаклары дәрәҗәсенә кайта. Эшсезлек исә 11% тәшкил итә, әммә бу сан да 1933 елгы 25% дәрәҗәсе белән чагыштырганда яхшырак нәтиҗә була.

Эшcеpлек аеруча автомобиль сәнәгате алга киткән Детройтта авыр кичерелә. 1932 елда монда Генри Фордның шәхси саклау хезмәте һәм полиция эшсез калган завод хезмәткәрләре үткәргән ачлык маршына каршы ут ача. Биш кеше һәлак була, дистәләп кеше җәрәхәтләнә, маршта катнашучылар репрессияләргә дучар була.The Ford Hunger March of 1932.

1929 еллдан алып 1933 елга хәтле АКШ-ның икътисады 31 %-ка төшәЮбилей ФРС: от Великой до Величайшей депрессии за сто лет — Главные новости — Финмаркет.. 1925 еллдан алып 1933 елга кадәр АКШ банкларының яртысы уңышсызлыкка очрый.

1937 елның июнендә Рузвельт хакимияте федераль бюджетны янәдән тулыландыру өчен сарыф итене киметә һәм салымнарны арттыра. Нәтиҗәдә, 1938 елның ахырынача диярлек Америка икътисады кире түбән төшә башлый. Сәнәгать товарлары җитештерү күләме биш ай эчендә 30 процентка диярлек, киң куллану товарлары җитештерү күләме аннан да ныграк кими. Эшсезлек дәрәҗәсе 1938 елга 19 % тәшкил итә, 5 миллионнан 12 миллионга хәтле күтәрелә. 1938 елның маена бәяләр күтәрелә, эш белән тәэмин итү яхшыра, 1938 елның июненән сәнәгать товарлары җитештерү үсә башлый.

Бөекбритания 1930 елның азагына Бөекбританияда эшсезлек 1 миллионнан 2,5 миллионга кадәр арта, экспорт 50 процентка кими. Кайсы бер төньяк калаларда эшсезлек 70 процентка җитә. Эшсез калган халык 1920—1930 еллар дәвамында ачлык маршлары оештыра, бу маршларның иң зурысы 1932 елның сентябре-октябрендә Милли ачлык маршы исеме астында үтә.

Беренче шәпкә хакимияттә кризистан  чыгу юлларына кагылышлы бердәм юнәлеш булмый. Сайлау вакытындагы вәгъдәләрне үтәр өчен, эшсезләр һәм аз мөлкәтле халык мөлкәтлеләргә салым арттыру ярдәмендә тәэмин ителә. Бу соңгыларының каршылыгына китерә. Нәтиҗәдә төрле салымнар арттырыла, социаль өлкәдә эшләүчеләргә, дәүләт эшмәкәрләренә эш хакы түләү, эшсезлек буенча пособиелар түләүләр кискен киметелә.

Депрессиядан чыгу өчен иң мөһим адым 1931 елда ясала — Британия Алтын стандарттан баш тарта. Бу фунтның девальвациясенә китерә. Бөекбритания артыннан Скандинавия, Голландия, Португалия, Аргентина, Бразилия һәм башка илләр, Британиянең колонияләре Алтын стандарттан баш тартырга мәҗбүр була. Шулай итеп, Англия товарлары дөнья базарында бәяләре түбәнәюе аркасында үтемлерәк була башлый.

Шушы һәм бүтән чаралар ярдәмендә 1933 елның азагына Англия депрессиядән чыга. 1934 елда ук бюджет сәясәте җайлана, эш хаклары арта, эшсезлек буенча пособиелар түләнә башлый, салымнар киметелә.

Франция Франциягә икътисади кризис соңрак кагыла, әмма озаграк һәм тирәнрәк бара. Төрле сәяси көчләр арасында барган ныклы көрәш депрессиягә каршы көрәш үзенчәлекләренә һәм кризисның озак дәвам итүенә йогынты ясый.

1934 елның февралендә фашистлар хәрәкәте социалистар һәм коммунистар тарафыннан бастырыла. Бу Милли фронтка берләшкән социалистлар һәм коммунистларның йогынтысы көчәюенә, хакимиятнең абруе төшүенә китерә. 1936 елның 4 июлендә Милли фронтның беренче хакимияте булдырыла, 7 июлдә эшкуарлар белән эш хакын күтәрү, профсоюзларны законлы дип тану турында килешү төзелә. Бу килешү буенча шулай ук атнасына 40 эш сәгате булдырыла, түләүле ял бирелергә тиеш була. Бу Милли фронтны яклап эшче хәрәкәтенең көчәюенә китерә.