«Алан» (Исеме алан кабиләсе исеменнән алынган), Төньяк Осетиянең Халыклар дуслыгы орденлы «Алан» дәүләт академия бию ансамбле () — Төньяк Осетиянең башкаласы Владикавказ шәһәрендә иҗат итүче, дәүләт карамагындагы сәнгать коллективы. 1968 елдан «Алан» исемен йөртә. «Академия ансамбле» дәрәҗәсе бирелә (1997). Төньяк Осетиянең Коста Хетагуров исемендәге дәүләт премиясе (1989), РФ хөкүмәте премиясе (2005) лауреаты.
Сәнгать җитәкчесе (2011 елдан) — Эльбрус Кубалов, РФ атказанган артисты.
Ансамбльнең исеме үзгәреп тора: 1938-1966 Төньяк Осетиянең дәүләт җыр һәм бию ансамбле. 1966-1968 Төньяк Осетиянең дәүләт халык биюе ансамбле. 1968-1997 «Алан» дәүләт халык биюе ансамбле. 1997-2012 «Алан» дәүләт академия халык биюе ансамбле. 2012 елдан «Алан» дәүләт академия бию ансамбле
Тарих
1938 елда осетин композиторы Татаркан Кокойтыга Төньяк Осетиянең җыр һәм бию ансамблен оештырырга кушыла. Беренче артистлары — үзешчән артистларның республика бәйгесендә җиңүче төрле һөнәр ияләре була. Сәнгать җитәкчесе — Ахполат Аликов. 1939 — Чит өлкәләрдә (Украина ССР, РСФСР) беренче чыгышлары. 1941-1942 — Бөек Ватан сугышы башлангач, ансамбль эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр була. 1943—1945 — Е. Колесников җитәкчелегендә эшчәнлеген торгыза. Гөрҗистан ССР, Азәрбайҗан ССР, Дагстан АССР, РСФСРның Биштау, Кисловодск, Ессентуки шәһәрләрендә чыгышлары була. 1946—1949 — Ерак Көнчыгышта, Урта Азия республикаларында, Идел буе шәһәрләрендә гастрольләре уза. 1952-1967 — Чит илдә (АДР) беренче гастрольләре. Мәскәүдә «Осетин мәдәнияте һәм әдәбияты ункөнлеге»ндә, Ленинградта «Осетин мәдәнияте көннәре»ндә чыгыш ясый. Урта Азиядә, Казакъстан ССРда гастрольләре уза. 1974—1976 — Ленинград, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Себер, Уралда, Идел буе, Кавказ арты төбәкләрендә чыгышлары оештырыла. 1977—1985 — Берлин, Лейпциг, Дрезден, Амстердам, Праһа, София, Стокһольм, Кабул, Бәйрут, Бельгия, Үрдүн, Гыйрак, Италия шәһәрләрендә, Вьетнамда (1987-1990) гастрольләре. 1990—1996 — «Биш кыйтганың халыкара фестивале» (Дижон, Франция) — алтын медаль. Халыкара фестиваль (Аттина , Италия) — кубок. 2003—2004 — Кытайда, Россия шәһәрләре буйлап гастрольләре.
2012 елның 9 декабренда Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә концерты узаИслам порталында .
Сәнгать җитәкчеләре
1939 Ахполат Аликов. 1943-1945 Е. Колесников. 1946-1949 Татаркан Кокойты. 1950-1951 А. Максимов. 1952-1967 Г. Гуржибеков, Дудар Хаханов, А. Ачеев, В. Темиряев. 1968-1974, 1987-1990 Хаджисмел Варзиев.
1974-1976 Ж. Кабоева. 1976-1977 Ю. Бараков. 1985 Альбина Баева, РСФСР халык артисты. 1996-1997 О. Хубаев. 2000 Л. Цебоева. 2011 елдан Эльбрус Кубалов.
Репертуар
«Симд» (күмәк бию) «Салмак бию» (ялгыз бию) «Чакыру биюе» (Хонгæ кафт) (өч пар биюе) «Алан биюе» (Аланты кафт) (күмәк ирләр биюе) «Көтүчеләр биюе» (Фыййауты кафт) (күмәк ирләр биюе) «Кызлар биюе» (Чызджыты кафт) (күмәк кызлар биюе) «Бергә бер көрәш» (Уæлахизон) (ялгыз бию) «Тау халкы биюе» (Хохаг ерысы кафт) (күмәк ирләр биюе) «Хәнҗәрләр белән бию» (Хъаматимæ кафт) «Лачыннар кабиләсе» (Цæргæсты цæгат) «Доул белән бию» (Долтимæ кафт) «Уацамонг касәсе» (Уацамонгæйы къус)
«Шакылдавык белән бию» «Абхаз биюе» «Авар биюе» (күмәк кызлар биюе) «Мирзаи возгалы» азәрбайҗан биюе (күмәк кызлар биюе) «Ган да Ган» аҗар биюе «Картули» гөрҗи биюе (парлы бию) «Кафа» кабарда биюе «Лезгин биюе» «Шой» (йола биюе) «Уңмаган гашыйклар» шаян биюе «Болгар биюе»
Кайсын Кулиев:
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Бөтенроссия смотр-бәйгесе җиңүчесе. VI (Мәскәү), IХ (София), ХII (Мәскәү, 1985) Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивальләре —— лауреат. 1988 Халыклар дуслыгы ордены. 1989 Төньяк Осетиянең Коста Хетагуров исемендәге дәүләт премиясе. 2000 сәнгать өлкәсендәге «Алтын Аполлон» (Золотой Аполлон) премиясе. 2005 РФ хөкүмәте премиясе.
Әдәбият Л.Н. Грикурова. Осетинские танцы. Орджоникидзе: «Ир», 1963.
Сылтамалар «Алан» ансамбленың рәсми сайты «Алан» ансамбле ТО мәдәният министрлыгы сайтында
Моны да карагыз «Алан» ансамбле башкаруында «Симд» күмәк биюе (видео)
Искәрмәләр
Төркем:Сәнгать коллективлары Төркем:Ансамбльләр Төркем:Россиянең халык биюләре ансамбльләре Төркем:Төньяк Осетия мәдәнияте