Казан Тихвин чиркәве, — Татарстан башкаласы Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә, Михаил Худяков урамында урнашкан православие гыйбадәтханәсе, Татарстандагы керәшен приходлары үзәге. Россия православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый. Рухани (настоятель) 1995—2019 елларда — протоиерей Павел атакай (Павлов) (1957—2019), дьякон Николай Храмов. 2019 елның 26 августыннан беренче рухани — протоиерей Алексей атакай (Колчерин), дин фәннәре докторы (Түбән Камада туган, әтисе Зәй районы Әхмәт авылыннан). Икенче рухани (керәшенчә келәү әйтүче) — Владимир атакай (Иванов)Илдинә Ядкәрова. Алексей Колчерин: «Керәшен телен өйрәнүгә ихтыяҗ бар». Азатлык радиосы, 23.10.2019.

Тарих

XVII гасырның II яртысында (1646-1685) Болак арты җирлегендә Тихвин чиркәве салынган була. XVIII гасыр ахырында чиркәүне таштан салалар. XIX гасыр уртасында чиркәү Иске Татар бистәсе уртасында кала. 1859 елда Иске Татар бистәсендәге янгын вакытында чиркәү өстендәге күктә Мәрьям-ана шәүләсен күрүчеләр була. Тихвин чиркәвенең Изге Мәрьям-ана иконасы шөһрәт казанып, шәһәрнең символына әверелә, иганәчеләр санын арттыра. 1898-1900 елларда иганәчеләрдән җыелган акчага чиркәү бинасын үзгәртеп коралар, тышкы кыяфәте XIX гасыр православие чиркәүләре төсмерен ала. 1938 елда чиркәү ябыла. Совет заманында склад итеп файдаланыла.

Яңа тарих 1989 елның 23 декабрендә Казан һәм Мари архиепискобы Анастасий (Меткин) фатихасы белән гыйбадәт кылуны татар (керәшен) телендә башкару гамәлгә керә. Петр һәм Павел гыйбадәтханәсенең аскы храмында Павел атакай (Павлов) чиркәү-керәшен телендә гыйбадәт үткәрә. 1997 елда Тихвин чиркәве Россия православие чиркәвенең Казан һәм Татарстан епархиясенә кайтарып бирелә Постановление Кабинета министров РТ №53 от 29.01.1996 года, шәһәрнең керәшен приходына тапшырыла, җөмһүриятнең керәшен приходлары үзәгенә әверелә. Дини йолалар, гыйбадәт кылу, кагыйдә буларак, татар (керәшен) телендә башкарыла«Казанское время», N15, апрель 2001. Россия Библия җәмгыяте җитәкчелегендә Изге китапның инкыйлабка кадәр тәрҗемә ителми калган өлешләрен татар (керәшен) теленә тәрҗемә итү дәвам итә. 2010 елда Тихвин чиркәвенә элек православие дине руханилары җирләнгән каберлек урыны кайтарып бирелә Постановление исполкома муниципального образования города Казани № 16 от 12 января 2010 года. 2015 елда гыйбадәтханәдә керәшен тарихы һәм мәдәнияте музее ачыла

Престол бәйрәме 8 июльдә Казанның керәшен чиркәве Тихвин Изге Ана иконасын олылый. Әлеге көн керәшен чиркәвенең престол бәйрәме булып санала.

Чыганаклар Ф. Ислаев. Православные миссионеры в Поволжье. Казан, ТКН, 1999. Р. Ахметьянов. Откуда произошли кряшены. 0 тюркском христианстве. «Ватаным Татарстан», 1997, 23 июль. Закир М. Татар чиркәве. «Идел», 1994 ел, N 5 – 6. Искәрмәләр

Сылтамалар Россия православие чиркәвенең Казан митрополиясе сайты Тихвин чиркәве

Төркем:Казан православие чиркәүләре Төркем:Казанның Худяков урамы