Сөләйман Гафиятуллин, Сөләйман Хәлил улы Гафиятуллин, (01.01.1905-01.05.1983) — сәясәтче, ТАССР халык комиссарлары шурасы (ХКШ) рәисе (1940-1943). Казакъ ССР игенчелек һәм терлекчелек шура хуҗалыклары (совхозлар) халык комиссары (1945-1946). ВКП (б) әгъзасы (1930 елдан).

Тәрҗемәи хәле 1905 елның 1 гыйнварында Казан губернасы Чистай өяз шәһәрендә туган. Екатеринбург (вариант: Чистай педагогия техникумынТатар иле мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәре) (1922), ВКП (б) ҮК каршындагы фирка оештыручылары югары мәктәбен (1945) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1922-1927 ТАССР Чистай шәһәре янгын сүндерү такымы янгын сүндерүчесе. 1927-1938 ТАССР Арча кантоны янгын буенча күрсәтмә бирүчесе (инструктор), Казан шәһәренең янгыннан саклану идарәсе өлкән инспекторы. 124 нче заводның янгыннан саклану башлыгы. 1938-1939 ВКП (б) Ленин райкомы (Казан) сәркатибе. 1939-1940 ВКП (б) өлкә комитетының кадрлар буенча сәркатибе. 1940-1943 ТАССР халык комиссарлары шурасы рәисе. Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияләнгән предприятиеләрне Казанда каршылау һәм урнаштыру белән җитәкчелек итә. 1945-1946 Казакъ ССР игенчелек һәм терлекчелек шура хуҗалыклары (совхозлар) халык комиссары — министры. 1946-1948 Казакъ ССР Үскәмән өлкәсенең башкарма комитет рәисеКөнчыгыш Казакъстан өлкәсе акимы рәсми сайты. 1948-1952 Казакъ ССР Урал өлкәсенең башкарма комитет рәисе. 1952-1953 Казакъ ССР министрлар шурасы каршындагы авыл һәм күмәк хуҗалыклар төзелеше (Главсельстрой) баш идарәсе башлыгы. 1953-1954 Казакъ ССР игенчелек һәм терлекчелек шура хуҗалыклары министрлыгының матди-техник тәэмин итү баш идарәсе башлыгы. 1954-1958 Казакъ ССР Акмола өлкәсе Маметова исемендәге бөртек үстерү шура хуҗалыгы () директоры. 1959-1961 Казакъ ССР шура хуҗалыклары министрлыгының шура хуҗалыклары һәм машина-трактор станцияләре төзелеше баш идарәсе башлыгы урынбасары. 1961 елдан пенсиядәТатарстанның күренекле кешеләре.

Иҗтимагый эшчәнлеге 1 нче чакырылыш ССРБ югары шурасы депутаты (1941)Список депутатов Верховного Совета СССР 1 созыва

Чыганаклар Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Ашимбаев Д. Р. Кто есть кто в Казахстане. Биографическая энциклопедия. Алматы, 2008

Сылтамалар С.Х.Галиуллин Edu.rt.ru белем бирү порталында Коммунистлар фиркасе һәм шуралар берлеге тарихы буенча белешмәлек 1898-1991

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан хөкүмәте рәисләре Төркем:Казакъ ССР халык комиссарлары Төркем:ССРБ Югары Шурасының Берлек Шурасында ТАССРдан депутатлар Төркем:Чистай педагогика көллиятен тәмамлаучылар