Рәфкать Сәфәров, Рәфкать Хәбибулла улы Сәфәров, — атомчы-галим, физика-математика фәннәре докторы (1982), профессор.

Тәрҗемәи хәле 1933 елның 1 маенда Нәмәнгәндә туган. Әти-әнисе Ырынбур өлкәсе Куандык районы Ильинка авылыннан Урта Азиягә качкан була. «Физик-теоретик» белгечлеге буенча Сәмәрканд дәүләт университетының физика-математика факультетының физика бүлеген тәмамлаган (1957).

«Атом-төшенең төзелеше» темасына физика-математика фәннәре кандидатлыгына диссертация (фәнни җитәкчесе В.Г. Соловьев, Дубна) (1967), «Әйләнешнең атом төшенә тәэсире» темасына докторлык диссертациясе (1982) яклаган.

Хезмәт юлы 1957 Ташкәнттә яңа ачылган атом-төш институтында эшли башлый. 1969-1991 Сәмәрканд дәүләт университетында укыта, 1969-1975 теоретик физика кафедрасы мөдире, 1982 елдан профессор. 1991 елдан Казан дәүләт педагогика университетының гомуми физика кафедрасы профессоры. 2012 елга кадәр КФУ профессоры.

Шәкертләре Үзбәкстан тарихында беренче булып атом-төш физикасы буенча махсуслашуны башлап җибәрә. Сәмәркандта кафедра мөдире булганда 10 шәкерте кандидатлык, 4 шәкерте физика-математика фәннәре докторлыгына диссертация (алар сафында Рәшит Низаметдинов бар) яклаган.

Хезмәтләре 150 дән артык фәнни хезмәте, дәреслекләре дөнья күргән.

Казанда басылган Сәфәров Р.Х. Атом төше һәм элементар кисәкчәләр физикасы. Казан, 2008 .

Кызыклы факт Үзбәкстан ССР КП ҮК беренче сәркатибе Ш.Р. Рәшидовның 2 киявен физика-математика фәннәре докторы итәр өчен күп көч түгәргә туры килә, диссертация яклау чиратын аларга бирә.

Әдәбият Хәмзә Бәдретдинов. Татарстаннан читтәге татар галимнәре. 1- китап. Йошкар-Ола: Мари ПНК, 1999 ISBN 5-87898-139-4

Сылтамалар Казан федераль университеты сайты

Искәрмәләр

Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:ССРБ физиклары Төркем:Русия физиклары Төркем:Сәмәрканд дәүләт университетын тәмамлаучылар