Виктор Петр улы Никонов (, , Белогорский утары, Донецк округы, Дон гаскәре өлкәсе, Рәсәй империясе — , Мәскәү, ССРБ) — ССРБ фирка һәм дәүләт эшлеклесе. Тәрҗемәи хәле 1950 дә Азак-Кара диңгез авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1958 дән фирка эшендә: СБКФның Красноярск крае комитетында бүлек мөдире урынбасары, аннары бүлек мөдире, СБКФ ҮКның РСФСР буенча фирка органнары бүлеге инструкторы, 1961—1967 дә Татар икенче сәркәтибе, 1967—1979 да Мари өлкомының беренче сәркәтибе. 1979—1983 тә «Союзсельхозхимия» берләшмәсе рәисе, ССРБ авыл хуҗалыгы министры урынбасары. 1983—1985 тә РСФСР авыл хуҗалыгы министры. 1985—1989 да СБКФ ҮК сәркәтибе. 1989 дан пинсәдә. ССРБ ЮШ депутаты (6—11 чакырылышлары). ССРБ халык депутаты (1989—1991).

Төркем:ССРБ Югары Шурасының Миләтләр Шурасында ТАССРдан депутатлар Төркем:СБКФ ҮК сәяси бюросы әгъзалары