Бу Камал театры артисты турында мәкалә, очучы турында биредән укыгыз.
Радик Бариев (Радик Барый), Радик Зөфәр улы Бариев (1970 елның 30 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма артисты. Татарстанның атказанган артисты (2007). Дамир Сираҗиев премиясе (2010), «Тантана» премиясе (2016, 2024), Тукай премиясе (2019) лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1970 елның 30 июнендә Казан шәһәрендә туган. Казан сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлаган (1995), Г. Камал исемендәге Татар академия театрында эшли башлый.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.
Иҗаты Студент елларында ук Камал театрында күмәк сәхнә күренешләрендә катнаша. Төгәл эчтәлекле, форма ягыннан җиренә җиткереп эшләнгән, акыллы образлар иҗат итә. Искиткеч пластикага ия.
Уйнаган рольләре Абрам, Паж — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир Вандалино — «Биюче» Лопе де Вега Поль — «Тол ханымда тукталыш» Э. Лабиш Шурик — «Җанкисәккәем» Туфан Миңнуллин Чал карт, Дәрвиш — «Сукыр патша» Назыйм Хикмәт Дорн — «Акчарлак» Антон Чехов Хан — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Нәкый Исәнбәт Җирән — «Мәхәббәт хатирәсе» Флорид Бүләков Фирдәвес — «Казан егетләре» Мансур Гыйләҗев Роберто — «Гаугалы гаилә» Эдуард де Филиппо Фәридун — «Баскетболист» Мансур Гыйләҗев Көтүче — «Кара чикмән» Георгий Хугаев Ильяс — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2007 Татарстанның атказанган артисты 2010 Дамир Сираҗиев премиясе 2016 «Тантана» премиясе 2019 Тукай премиясе — «татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен»Тукай премиясе лауреатлары . intertat.tatar, 26.04.2019. 2024 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Камал театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Рафис роле өченР. Мөхәммәтова. Радик Бариев «Тантана» премиясен алды. Татар-информ, 27.03.2024 2025 ― Туфан Миңнуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестивале лауреаты ―«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә ― Камал театрының «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Рафис роле өченРузилә Мөхәммәтова. «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестивале лауреатлары билгеле. Татар-информ, 19.10.2025 2026 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Указ Раиса Республики Татарстан № 664 от 14.08.2026
Искәрмәләр
Әдәбият Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.ISBN 5-298-00708-2
Сылтамалар
Г. Камал театры артистлары Камал театры сайты
Моны да карагыз
Төркем:Татар артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр