Газиз Айдарский (сәхнә псевдонимыТуган авылы — Яшел Үзән районы Айдар авылы исемен псевдонимы итеп алган, чын исеме Газиз Исхак улы Вәлитов, (1898—1933) — актер, режиссер, театр теоретигы. Казанда Беренче үрнәк татар театры артисты (1922-1924), Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры (1924—1933).

Тәрҗемәи хәле

1898 елда Казан губернасы Чуел өязе (хәзерге Яшел Үзән районы) Айдар авылында туган. Әстерхан губернасы Красный Яр шәһәрендә гимназиянең 8 сыйныфын (инкыйлабка кадәр), Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган (1926).

Хезмәт юлы 1909-1917 Әстерхан губернасы Красный Яр өяз шәһәрендә (1925 елдан авыл) китап кибетендә йомышчы малай, соңрак приказчик. 1917-1918 Әстерхан губернасы мөселман эшләре буенча комиссариатта татар яшьләре арасында мәдәни-агарту эшләре белән шөгыльләнә. «Сәйяр» труппасы белән гастрольләргә килгән Зәйни Солтанов, Касыйм Шамил чакыруы буенча Казанга кайта. Камал I белән бергә Буа театрында бер сезон эшли. 1918-1920 ТАССР мәгариф халык комиссариатында эшчеләр комитеты сәркатибе. 1918 елда оешкан театр студиясендә режиссер. 1920-1922 ТАССР мәгариф халык комиссариатында сәнгать бүлеге мөдире. Беренче татар үрнәк театрында эшли. Ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итү комитеты эшендә, Татар театрының беренче бинасы (хәзерге рус ТЮЗы) төзелешендә катнаша. 1922 елда Мәскәүдә Үзәк театр сәнгате техникумына (соңрак ГИТИС) режиссерлык факультетына укырга керә, «Коммунальщик» клубы каршында эшләп килгән татар драма труппасыннан «Эшче» театры оештыра. «Красный Богатырь» заводында татар эшчеләренең сәнгать түгәрәге җитәкчесе. 1923-1924 Беренче татар үрнәк театрында (хәзерге Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры) эшли. 1924-1933 Мәскәүдә Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры. Данбаска гастрольләр оештыра. 1925-1926 Казанда беренче татар операсы «Сания»нең куючы режиссеры. 1930-1931 Казан театр укуханәсендә укыта. Мәскәү шәһәрендә нәшер ителгән «Коммунист» газетасы һәм Казанда басылган газета-журнал битләрендә үсеп килүче милли сәхнә хакында дулкынланып язган мәкаләләре бер-бер артлы дөнья күрә. 1933 34 яшендә туберкулез чиреннән үлә. Кабере юк, чөнки җәсәде кремацияләнә, көл салынган савыт башта гаиләсендә саклана, аннары Милли музейга тапшырылгач, юкка чыгаТатар-информ сайтында.

Куйган спектакльләре Мәскәү үзәк татар эшче театрында «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин «Наёмщик» Таҗи Гыйззәт «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков «Оештыручы» Салих Баттал

Казанда «Сания» операсы Солтан Габәши һ. б.

Уйнаган рольләре Беренче татар үрнәк театрында Таһир — «Таһир-Зөһрә» Фәтхи Бурнаш Незнамов — «Гаепсездән гаеплеләр» А.Н. Островский Хлестаков — «Ревизор» Н.В. Гоголь Кассио — «Отелло» Уильям Шекспир Лаэрт — «Гамлет» Уильям Шекспир

Г. Айдарскийның иң кадерле сыйфатларыннан үз хезмәтенә фидакарьләрчә бирелгәнлек, шуңа зур мәхәббәт һәм туктаусыз сәнгать өчен яну иде. Артист сәхнә эшчәнлеге белән генә канәгать яшәмәде. Ул, тынгысыз җәмәгать эшлеклесе буларак, үзенең бурычы итеп театр тамашалары куюны гына түгел, ә театрны күтәрүгә хезмәт иткән барлык эшләрдә армый-талмый эшләде. Мәскәүдә татар эшче театрын оештыру, зур сәнгать отряды итеп үстерү юлында аның хезмәте биниһая зур булды. Эш өчен янып яшәү ялкыны Г. Айдарскийда чиксез идеЯшел Үзән 5 нче санлы гимназиясе сайты.

Хезмәтләре Театр сәнгате. Казан: Татиздат, 1931. Авыл сәхнәсе. Казан: Татиздат, 1932. Беренче татар операсы. «Советское искусство», 1925 ел, № 6.

Хәтер 2008 «Газиз Айдарский. Театрга багышланган гомер» фильмы (реж. Гадел Хәеров, Казан киностудиясе). 2011 Мәскәүдә Әсәдуллаев йорты диварына Газиз Айдарскийга истәлек ташы куелдыМәскәүдә Газиз Айдарскийга истәлек ташы куелды. Яшел Үзән районы Күгеш мәктәбенә исеме бирелгән, мәктәптә Газиз Айдарский музее оештырылганКүгеш мәктәбе сайты. Чыганаклар Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014

Әдәбият И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2 Стрельникова О. Звезда и смерть Газиза Айдарского. «Республика Татарстан», 1999 ел, 11 ноябрь. Айдарская А.Г. Память сердца. Казань, 2002. Юныс Сафиуллин. Газиз Айдарский: фәлсәфи язмалар, хатирә-уйланулар, хатлар, истәлекләр, роман. Казан: Идел-пресс, 2011. Л. Хәбибуллина. Сагыну хисләре яңарды. «Шәһри Казан», 21.01.2010.

Сылтамалар Г. Айдарский «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә Г.Вәлитов (Айдарский) «Милләттәшләр» сайтында

Моны да карагыз «Газиз Айдарский. Жизнь, отданная театру» (видео, 27 мин.)

Искәрмәләр

Төркем:Татар артистлары Төркем:Театр режиссёрлары Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Театр директорлары