Хәй МушинскийПсевдонимын исем-фамилиясеннән ясаган: ГабдулХАЙ МУхаметШИН (СКИЙ) (сәхнә псевдонимы, чын исеме Габделхәй Мөхәммәтшин, Габделхәй Хафиз улы Мөхәммәтшин (1908 елның 27 июне, РИ, Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе, Тәтер-Арыслан ― 1994 елның 15 декабре, РФ, ТР, Казан) — драма актеры, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында (1936―1946), 1956 елда оешкан Казан циркының беренче төркемендә эшләгән. Татар эстрадасына беренче булып фокусчы һөнәрен кертүче.

Тәрҗемәи хәле

1908 елның 27 июнендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге БР Стәрлебаш районы) Тәтер-Арыслан авылында туган. 1920 елда авылда чыккан янгында өйләре яна. Әтисе, туганнары үлә. Әнисе белән урманда, землянкада яшәргә мәҗбүр булалар.

Авыл мәктәбен бетергәч, Ырынбур педагогия институтының физика факультетына укырга керә.

Ырынбур татар театрына йөри, студент спектакльләрендә катнаша. Театрга булган мәхәббәт Казанга алып килә, Татар театр техникумын тәмамлый (1936).

Хезмәт юлы 1936-1946 Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. 1946 елда Татар дәүләт филармониясенә оригиналь жанр артисты (иллюзиончы-манипулятор) булып күчә. Республикада сәхнәдә бу жанрны башлап җибәрүче беренче һөнәри фокусчы артист була. Рәшит Ваһапов, Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Гани Вәлиев, Җәвәһирә Сәлахова, Әлфия Авзалова, Флёра Сөләйманова, Динә Сираҗетдинова белән ССРБның күп төбәкләрендә гастрольләрдә чыгыш ясый (1968 елга кадәр). 1956 елда оешкан Казан циркының беренче төркеменә (Гали Җәмниханов белән бергә) кабул ителә.

Уйнаган спектакльләре Г. Камал театрында Х. Мушинский классикада һәм милли драматургия әсәрләрендә зур булмаган рольләр башкара. «Беренче чәчәкләр» Кәрим Тинчурин «Тартюф» Жан-Батист Мольер «Дошманнар» Максим Горький «Мәкер вә мәхәббәт» Фридрих Шиллер «Чаткылар» Таҗи Гыйззәт «Алар өчәү иде» Кәрим Тинчурин һ. б.

Чыганаклар Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.

Әдәбият Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2 Фәһимә Кавиева. Тылсымчы һәм күгәрченнәр. «Татар дөньясы», 2008 ел. № 10.

Сылтамалар Х.Х. Мушинский Татар филармониясе сайтының музей бүлегендә Х.Х. Мушинский Россия иллюзиончылар берләшмәсе сайтында Г. Камал театры артистлары

Искәрмәләр

Төркем:Татар артистлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Фокусчылар Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Шәхесләр:Казан дәүләт циркы