Нурлан Канетов (Нурлан Исмәгул улы Канетов, , , 12.03.1975) — балет артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры премьеры, Татарстанның, РФ (2015) атказанган артисты. РФ дәүләт бүләге иясе (2005).

Тәрҗемәи хәле

1975 елның 12 мартында Казакъстан ССР Җаек шәһәрендә туган.

Алматы хореография укуханәсен тәмамлаган (1993).

Иҗат юлы 1992-1996 Абай исемендәге Казакъ милли опера һәм балет театры солисты. 1996 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әйдәүче биюче. Театр труппасы белән Европа илләрендә гастрольдә була. 2000 елда Майя Плисецкая һәм Гедеминас Таранда җитәкчелегендәге «Рус император балеты» белән Исраил һәм Испаниядә чыгыш ясый. 2018 елның мартыннан — Казакъ милли хореография академиясенең (Нурсолтан) хореография факультеты деканы Танцовщик Нурлан Канетов отметит 25-летие творческой деятельности. Сайт Татарского Академического Государственного театра оперы и балета им. М. Джалиля, 19.04.2018.

Партияләре Зигфрид, Па-де-труа — «Аккош күле» (Лебединое озеро) Граф Альберт — «Жизель» Джеймс — «Сильфида» Ромео — «Ромео һәм Джульетта» Колен — «Юкка шикләнү» (Тщетная предосторожность) Шәһрияр — «Мең дә бер кичә» (Тысяча и одна ночь) Йосыф — «Йосыф турында риваять» Красс — «Спартак» Арман — «Камелияле ханым» (Дама с камелиями) Вәзир — «Алтын Урда» Юлчы, Кияү — «Carmina burana»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2003 «Бию җаны» (Душа танца) призы иясе («Балет» журналы) — «Кабынып килүче йолдыз» номинациясендә. 2005 Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт бүләге — Леонид Любовскийның «Йосыф турында риваять» балетында төп рольне башкарган өчен. Татарстанның атказанган артисты. 2015 РФ атказанган артисты.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Татар опера һәм балет театры сайты Н. Канетов сәхнәдә 20 ел (иҗат кичәсе)

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Алматы хореография укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Балет артистлары