«Безнең мирас» — Казанда татар телендә (махсус саннарда рус, инглиз һәм төрек телләрендә дә язмалар басыла) нәшер ителүче журнал. Биредә тарихи, әдәби, мәдәни, дини, сәнгати, табигый һәм педагогик мираска кагылышлы язмалар басыла, истәлекле-тарихи һәйкәлләребез, кадерле ядкярләребез яктыртыла.
«Чын мирас» исеме белән чыккан елларда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирзамөхәммәт Ибраһимов) баш мөхәррир булды. 2013 елның 30 декабреннән — Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) әлеге вазифаны башкара. Журналга Русиянең барлык төбәкләрендә дә язылырга мөмкин.
Тарих 2012 елның май аеннан «Чын мирас» исеме белән дөнья күрә башлый. 2014 елның май саны «Безнең мирас» булып, укучыларга тарала. «Мирас»ның тәүге баш мөхәррире — күренекле галим, әдәбият белгече, язучы Флүн Мусин. 2012 елның маеннан — Илфак Ибраһимов (әдәби аты — Мөхәммәт Мирза). Бу чорда әдәби хезмәткәрләр булып Илдус Заһидуллин, Рамил Хәннанов, Алия Мөбарәкшина, Ринат Мингалиев, Ленар Гобәйдуллин, Диләрә Нәүрүзова, Дания Фәйзуллина эшли. 2013 елның декабреннән баш мөхәррир вазифасын Ләбиб Лерон (Леронов Лемон Лерон улы) башкара.
Кызыклы факт Чыгудан туктаган «Мирас» журналының беренче баш мөхәррире Флүн Мөслах улы Мусин һәм хәзерге баш мөхәррир Лемон Лерон улы Леронов (Ләбиб Лерон) икесе бер авылдан — Иске Карамалыдан (Мөслим районы). Ләбиб Лерон моңарчы Мөслим районының Түреш авылында туган, дип саналып килсә дә, чынлыкта, аның паспортына «Иске Карамалы» дип язылган.
Бүләкләре 2013 елның 19 маенда «Чын мирас» журналы редакциясе, «Бәллүр каләм» конкурсында катнашты, «Дебют» номинациясендә җиңеп, махсус диплом белән бүләкләнде. 2015 елның 15 декабрендә «Безнең мирас» журналханәсе «Милли мирасны халыкка җиткерүдәге хезмәтләре өчен» махсус дипломга («Ел лидеры – 2015») лаек булды.
Сәхифәләр
Баш мөхәррир мөнбәре Тарихи мирас Әдәби мирас Сәнгати мирас Дини мирас Педагогик мирас Табигый мирас Шаян мирас Фәнни мирас 100 ел элек...
Дөньяда сүзем калыр Тел күрке – сүз Татар гаме Хәтер сандыгы Әдип авылы Шәхесләребез Очты дөнья читлегеннән Хәтер сагында Сәнаигы нәфисәСәхифәләр саннан-санга үзгәреп торырга мөмкин
Хезмәткәрләр Баш мөхәррир — Ләбиб Лерон (Лемон Леронович Леронов) Баш мөхәррир урынбасары — Ленар Гобәйдуллин Цифрлы трансформация буенча баш мөхәррир урынбасары – Ихтыяр Кыямов Җаваплы мөхәррир ― Энҗе Хөсәенова Дизайнер һәм биткә салучы — Алмаз Тимиршин Хәбәрче – Айзилә Сабирова Абунәчеләр белән эшләү хезмәте – Ләйсән Данилова Сайт мөхәррире — Эльза Газизова
Киңәшче идарә Ирадә Әюпова — ТР Мәдәният министры. Айрат Зарипов — ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы җитәкчесе (2015-2019), ТР Дәүләт шурасы мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе. Айдар Сәлимгәрәев — «ТАТМЕДИА» Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе. Васил Шәйхразыев — ТР премьер-министры урынбасары, БТК Милли Шурасы рәисе.
Редколлегия
Альберт Борһанов Фәнзилә Җәүһәрова Ильяс Җиһаншин Фәйзелхак Ислаев Зиннур Мансуров
Хатыйп Миңнегулов Илгиз Халиков Рүзәл Мөхәммәтшин Индус Таһиров Данис Шакиров
Контактлар Адрес: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2. Телефоннар: 222-09-83 (17-90), (17-91), (17-92), (17-93). Email: [email protected] «Безнең мирас» һәм анда басылган язмалар хакындагы тапшыруларны ай саен – «Татарстан» (ДТРК) һәм һәр сишәмбе көнне «Тәртип» радиолары аша тыңларга була. Искәрмәләр
Сылтамалар Рәсми сайт Төркем:Татарстан журналлары Төркем:Татарча журналлар