Хавьер Грасия Карлос (испанча Javier 'Javi' Gracia Carlos; 1970, Памплона, Испания) — Испаниянең элеккеге футболчысы, ярым сакчы, "Реал Сосьедад" һәм "Вильярреал" испан футбол клублары өчен чыгыш ясаган. Рубин футбол клубының баш тренеры (2016 елның 27 мае — 2017 елның июне).

Тәрҗемәи хәле

Грасия "Атлетик Билбао" клубында тәрбияләнгән спортчы.

1993 елда "Реал Вальядолид" клубына күчә һәм ике ел дәвамында уңышлы рәвештә уйный.

1995 елда «Реал Сосьедад» клубына күчә, анда лидер була, 4 сезон дәвамында 100 матчта уйный. 1999 елда «Вильярреал» клубына китә.

2004 елда "Кордова" клубында футболчы карьерасын тәмамлый һәм тренер булып эшли башлый.

2004 елда «Вильярреал» яшьлек клубы баш тренеры булып эшли башлый.

2011-2012 елларда Олимпиакос һәм Керкира грек клублары баш тренеры.

2012-2014 елларда Испаниягә кайта, анда «Альмерия» һәм «Оссасуна» уңышлы баш тренеры була.

2014-2016 елларда «Малага» клубының баш тренеры.

2016 елның 27 маенда «Рубин» футбол клубы белән 4 еллык килешү имзалый, кайбер чыганак буенча эш хакы 2,5 млн. евро тәшкил итәhttp://www.rusfootball.info/rss/1146360298-haver-grasiya-budet-zarabatyvat-v-rubine-25-mln-v-god.html ХАВЬЕР ГРАСИЯ БУДЕТ ЗАРАБАТЫВАТЬ В "РУБИНЕ" € 2,5 МЛН В ГОД.

2017 елның июнь аенда «Рубин» футбол клубы белән төзелгән 4 еллык килешү вакытыннан алда өзелә, клуб аңа 10 млн евро күләмендә акча түләргә тиеш иде Хавьер Грасия покидает «Рубин», ләкин матбугат белдергәнчә, ирешелгән килешү буенча клуб берни туләмәс https://www.business-gazeta.ru/news/348238 «Рубин» не заплатит неустойку за разрыв контракта с Грасией. Клуб карьерасы

Сылтамалар Статистика на soccerway BDFutbol player profile BDFutbol coach profile

Искәрмәләр

Төркем:Футбол тренерлары Төркем:Испания футболчылары Төркем:«Рубин» футбол клубы