Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле, — Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Уразавыл авылында якташлары, атаклы татар җырчылары Рәшит Ваһаповка (1908-1962)Р. Ваһаповның беренче бюсты 2008 елда Кызыл Октябрь районы Актүк авылында куелган һәм Хәйдәр Бигичевка (1949-1998) урнаштырылган һәйкәл.

Тарих Һәйкәл 2016 елның 16 июлендә Түбән Новгородда уздырылган XVI федераль Сабантуй кысаларында, Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавыл авылының үзәк мәйданында ачыла. Һәйкәл проектын — Түбән Новгород өлкәсе татар конгрессы, Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы хакимияте, ТР Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды. Һәйкәл Татарстан президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы В.П. Шанцев хәерхаһлыгы белән салынган.

Ачылу Һәйкәл ачу тантанасында атаклы җырчыларның туганнары, XVI федераль Сабантуйга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Новгород губернаторы Валерий Шанцев катнаша.

Сыйфатлама

Һәйкәл стилобат белән берләштерелгән, аерым-аерым постаментларга утыртылган ике бронза бюсттан гыйбарәт. Постаментларның алгы ягына татарча һәм урысча язылган: Рәшит Ваһапов Рашит Вагапов Хәйдәр Бигичев Хайдар Бигичев

Һәйкәл проектының баш архитекторы — Герман Бакулин. Бюстларның авторы — Мәхмүт Гасыймов.

Сылтамалар «Түбән Новгород» яңалык-мәгълүмат агентлыгы сайты Татар-информ

Моны да карагыз Һәйкәл ачу тантанасы (видео, 5:38)

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Түбән Новгород өлкәсе һәйкәлләре