Әгъзам Вәлиев, Әгъзам Җиһанша улы Вәлиев, (1919 елның 10 апреле, Казан губернасы, Чистай өязе, Каргалы – 1986 елның 31 декабре, Архангельск) — очучы, Бөек Ватан сугышында эскадрилья командиры, майор. Советлар Берлеге Каһарманы (15.05.1946).
Тәрҗемәи хәле
1919 елның 10 апрелендә Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Чистай районы) Каргалы авылында эшче гаиләсендә туган. Фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый. 1937 елдан Ташкәнттә. Заводта слесарь булып эшли. Шунда ук аэроклубта шөгыльләнә. 1938 елдан Кызыл гаскәрдә хәрби хезмәттә. Чкалов шәһәрендә (хәзерге Ырынбур) хәрби очучылар укуханәсен тәмамлаган (1940).
Бөек Ватан сугышы 1941 елның июненнән фронтларда: Төньяк-көнбатыш, Көнбатыш, Брянск, 1нче һәм 2нче Украина фронтларында сугышларда катнаша. Мәскәүне саклау һәм һөҗүмгә күчү операцияләрендә И-15 һәм И-153 истребительләрендә очышлар ясый. 2нче Украина фронтының 5нче һава армиясе 5нче штурмлаучы авиация корпусы 331нче авиация истребительләре дивизиясе 179нчы авиация истребительләре полкында эскадрилья командиры булып хезмәт итә. Майор Ә. Вәлиев 501 мәртәбә һавага күтәрелгән (И-16, 153, Харрикейн, Як-1, Як-7, Як-9 хәрби очкычларында), 25 һава сугышында катнашкан, 4 дошман очкычын үзе бәреп төшергән, 3 очкычны күмәк рәвештә бәреп төшергәннәр. Украинаны, Румынияне, Молдавияне, Маҗарстанны, Австрияне, Чехословакияне азат итәүдә катнаша.
Сугыштан соң 1946 елның 15 маенда Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән. Очучы офицерларның югары тактика мәктәбен (1945), Хәрби һава академиясен (1952) тәмамлаган. Полковник дәрәҗәсендә отставкага чыккан (1971) Солдат.ру сайтында. Чистайда, Архангельскида торган. 1986 елның 31 декабрендә вафат.
Хәтер Чистай шәһәре урамына исеме бирелгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Советлар Берлеге Каһарманы (15.05.1946). Ленин ордены (15.05.1946) Өч Кызыл Байрак ордены (7.06.1944; 14.01.1945; 13.06.1945) Ике Кызыл Йолдыз ордены (18.04.1942;?) I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.03.1985) Александр Невский ордены (18.08.1944)
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.1 (А-В). Казань, 2002.
Әдәбият Березняк Н.Г. Герои Советского Союза – узбекистанцы, Ташкент, 1984. Джураев Т.Д. Верные сыны Родины. Ташкент, 1964. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
Сылтамалар Ә.Җ. Вәлиев «Ил каһарманнары» сайтында «Милләттәшләр» сайтында
Искәрмәләр
Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Хәрби һава академиясен тәмамлаучылар Төркем:ССРБ хәрби очучылары Төркем:Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:Бөек Ватан сугышы очучылары