Ян Гамарник (, Житомир, Волын губернасы, Рәсәй империясе(Украина)—, Мәскәү, ССРБ) — инкыйлабчы, совет хәрби һәм фирка-дәүләт эшлеклесе, Рәсәй ватандашлар сугышында катнашучы. Киев университетында укыган. Украина К(б)Ф Әдис губерна комитеты рәисе (1919, 1920), Украина К(б)Ф Киев губерна комитеты җаваплы сәркәтибе (1920-1921), Киев (1921-1923), Диңгез буе (1923-1924) губерна шуралары башкарма комитетлары рәисе, Ерак Көнбатыш инкыйлаби комитеты рәисе (1923-1926), РК(б)Ф-БК(б)Ф Ерак Көнчыгыш край комитеты рәисе (1927-1928), Беларус КФ ҮК беренче сәркәтибе (1928-1929), ЭККГ сәяси идарәсе башлыгы (1929-1934), ССРБ инкыйлаби хәрби шурасы рәисе урынбасары (1930-1934), ССРБ хәрби-диңгез эшләре халык комиссары урынбасары (1930-1937). БК(б)Ф ҮК әгъзасы (1927-1937), ССРБ хәрби инкыйлаби шурасы әгъзасы. Искәрмәләр
Төркем:СБКФ ҮК әгъзалары