Нурия Ирсаева, Нурия Исхак кызы Ирсаева (1942 елның 13 октябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Миякә районы, Канбәк) — драма артисты, педагог, 1965 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә уйный. Башкортстан АССРның (1980), РСФСРның (1984), Татарстанның (1998) халык артисты. С. Юлаев (1981), М. Акмулла (1998) премияләре лауреаты. 1969 елдан РСФСР, БАССР театр әһелләре әгъзасы. Уфаның (2019).
Тәрҗемәи хәле
1942 елның 13 октябрендә Башкортстан АССР Миякә районындагы татар авылы Канбәктә туган. Уфа сәнгать укуханәсен (1965, Ш.Р. Рәхмәтуллин курсы; укытучылары Р.С. Сыртланов, З.И. Бикбулатова), «драма театры һәм кино актеры» белгечлеге буенча Уфа сәнгать институтын (1987, А.К. Лощенков курсы) тәмамлаган.
1965 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры труппасына кабул ителә. Бүген дә әлеге театрда хезмәт куя. 1987 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта.
Иҗаты Амплуасы: лирик-драматик һәм драматик каһарман хатын-кызлар. Актрисага нечкә лиризм, моңлылык, нәфислек тә, шул ук вакытта драматизм, көчле рухлылык та хас. Л.В. Вәлиев, Г.Г. Гыйләҗев, Р.В. Исрафилов, Ш.М. Муртазина, А. Ә. Нәдергулов, В.К. Сәйфуллин кебек режиссерлар белән эшли. Фидан Гафаров белән башкарылган сәхнә дуэты озын гомерле була. Эстрадада чыгыш ясый. «Әйдә киттек Дим буена» җыры (Г. Юнысова – Р.Сәхәветдинова) белән таныла.
Уйнаган рольләре Беренче башлап уйнаган рольләре (дебют) — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Алексей Арбузов әсәре буенча куелган «Дуслар янәдән очраша» спектаклендәге Алена, Сергей Кайтовның режиссёр Шәүрә Мортазина куйган «Балаларым минем» пьесасында Вера роле. Галиябану — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи Сәрвәр — «Башмагым» Хәбибулла Ибраһимов Домна Пантелеевна — «Талантлар һәм аларга баш иючеләр» А. Островский Кручинина — «Гаепсездән гаепсезләр» А. Островский Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Илгизә — «Аналар көтәләр улларын» Әсгать Мирзаһитов Әсхәт — «Язмышлардан узмыш бар» (Озын-озак балачак) Мостай Кәрим (Рифкать Исрафилов сәхнәләштергән) Галия — «Тапшырылмаган хатлар» Гадел Кутуй (Рифкать Исрафилов сәхнәләштергән) Миләүшә — «Миләш-Миләүшә» (Миләүшә, әче миләш) Нәҗип Асанбаев Мария — «Изгеләрнең яклаучысы» () Ион Друцэ Айсылу — «Айсылуның айлы кичләре» Ибраһим Абдуллин Айгөл — «Айгөл иле» Мостай Кәрим Серафина — «Ят йолдыз» (Нискавуори хатыннары) Хелла Вуолийоки Галия — «Галия» Таһир Таһиров Һәдия — «Һәдия» Газим Шәфыйков Фатыйма — «Сөясеңме-сөймисеңме» Флорид Бүләков Уңганбикә — «Кыз урлау» Мостай Кәрим Рәисә — «Рәисә + Фәйзи» Нәҗип Асанбаев һ.б.
Хәзерге репертуар Таһира — «Бер мәл санаторийда» Наил Гаетбай Фаягөл — «Мәхәббәт карагы» Флорид Бүләков Ил анасы — «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим Айзарә Әхәтовна — «Мин — хатын-кыз» (Әниләр һәм бәбиләр) Туфан Миңнуллин Әминә — «Бәхет хакы» (Бәйге хакы) Халисә Мөдәррисова Харита Огудалова — «Бирнәсез кыз» А. Островский Хәмидә — «Кара йөзләр» Мәҗит Гафури Өлкән яшьтәге — «Йосыф һәм Зөләйха» Кол Гали (Юныс Сафиуллин сәхнәләштергән)
Куйган спектакльләре Туймазы театрында 2004 «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш Стәрлетамак театрында 2006 «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
Фильмография 1979 «Хисләрнең яңаруы» () н/ф — Наҗия (төп роль) (реж. Г. Осепьян, «Мосфильм») 1989 «Ялангач җирдә икәү» () н/ф — Ирина (төп роль) (реж. Л. Белозорович, М. Горький исем. к/ст.)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1972 — БАССРның атказанган артисты 1980 — БАССРның халык артисты 1984 — РСФСРның халык артисты 1998 — Татарстанның халык артисты 1984 — А. Д. Попов (ru) исемендәге премия1972 елда театр әһелләрен ел саен бүләкләү өчен булдырылган А. Д. Попов исемендәге Алтын һәм Көмеш премияләр лауреатының көмеш медале 1981 — С. Юлаев премиясе — «Гафури театрында куелган «Язмышлардан узмыш бар» (М. Кәрим-Р. Исрафилов) спектаклендә уйнаган роле өчен (иҗат төркеме эчендә)» 1998 — М. Акмулла исемендәге премия (Миякә районы) — «Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен» 2017 — Халыклар дуслыгы ордены (БР)Өфөлә легендар артистар Нурия Ирсаева һәм Фидан Ғафаров ордендар менән бүләкләнде. bashinform.ru, 26.12.2017 2019 — Уфаның Ләйлә Аралбаева. Актриса Нурия Ирсаева — Уфаның почетлы гражданы. Башинформ, 11.09.2019 2022 — Салават Юлаев ордены Азат Ғиззәтуллин. Өфөлә республиканың иң яҡшы хеҙмәтсәндәре Рәсәйҙең һәм Башҡортостандың дәүләт наградалары менән бүләкләнде. Башинформ МА, 18.11.2022
Гаилә хәле Беренче ире — Өлфәт, медицина белеме алган. кызы Гөлназ, режиссер. ике кыз оныгы. Икенче ире — ?
Искәрмәләр
Әдәбият Р. Р. Тойгынов. Нурия Ирсаева. Уфа, 1993.
Сылтамалар
Она полностью посвятила себя театру (К юбилею Нурии Ирсаевой) Н.Ирсаева Кино-театр.ру сайтында М. Гафури театры рәсми сайты
Моны да карагыз
Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Актерлар Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Гафури театры актерлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:БР Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары