Толстой урамы () — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Бутлеров урамыннан башланып, Казансу елгасына килеп терәлә. Щапов, Горький, Карл Маркс, Зур Кызыл, Подлужная урамнары белән кисешә. Язучы Лев Толстой (1828-1910) хөрмәтенә аталган.
Тарих 1929 елның 16 маена кадәр хәзерге урамның Бутлеров урамыннан алып Карл Маркс урамына кадәрге өлеше Беръяклы Арча кыры урамы () дип аталган, калган өлеше (Карл Марс урамыннан алып Казансу елгасына хәтле) 1918 елга хәтле хәзерге Суворов училищесы бинасында урнашкан затлы кызлар институты буенча Институт урамы дип аталган. Игътибарга лаек объектлар
Груздев клиникасы бинасы Карл Маркс урамы, 63/25 Молотков йорты Рим-католик костелы Студентлар тулай торагы бинасы Тире-венерик авырулары хастаханәсе бинасы Толстой урамы, 25/68
Галерея
Шәхесләр Муса Йосыпов (1896-1937), Татар дәүләт академия театры директоры (1934-1937). Гүзәл Мөхәммәтҗанова
Тышкы сылтамалар Урам панорамасы
Төркем:Казанның Вахит районы урамнары Төркем:Лев Толстой хөрмәтенә аталган объектлар