Николай Фешин, Николай Иван улы Фешин, (1881 елның 26 ноябре (8 декабре), Казан — 1955 елның 5 октябре, АКШ, Калифорния штаты, Санта-Моника (Лос-Анджелес)) — рәссам, график, Петербург сынлы сәнгать академиясе академигы (1916). Казан сынлы сәнгать мәктәбендә 1895-1900 елларда укыган, 1908-1923 елларда укыткан. 1923-1955 елларда Америкада яшәп иҗат итә.
Тәрҗемәи хәле 1881 елның 26 ноябрендә (8 декабрендә) Казанда туган. Әтисе, Иван Александр улы, алтын йөгертү — агач иконостас остаханәсе хуҗасы була, әнисе — Прасковья Виктор кызы. 6 яшеннән әтисенең остаханәсендә киот һәм иконостаслар өчен орнаментлар уйлап чыгара башлый. 9 яшендә әтисенең әртиле белән авыллар буенча заказлар үтәп йөри. 13 яшендә үзе акча эшли башлый. Казанда башлангыч укуханәне (1895), Казан сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлеген (1901) тәмамлаган. 1901 елның сентябреннән Петербургта Сәнгать академиясе каршындагы югары сәнгать училищесындә (Илья Репин остаханәсе) укый.
Иҗаты Уку вакытында ясаган картиналары өчен күп мәртәбә призлар ала. Беренче уңышы (1908) — академик күргәзмәгә тәкъдим иткән «Чирмеш туе» картинасы өчен А. Куинджи исемендәге I премия бирелә. Мюнхенда халыкара күргәзмәдә Кече алтын медальгә лаек булган «Билгесез кыз портреты» () картинасын Петербург Сәнгать академиясе музей өчен сатып ала. 1909 елда «Кәбестә турау» () картинасын (диплом эше) тәмамлый. Картинада кыш өчен кәбестә тураучы гаиләнең шатлыклы бәйрәм мохитен чагылдыра. Әлеге хезмәте өчен Н. Фешинга Сәнгать академиясе тарафыннан рәссам исеме бирелә һәм чит илгә командировка белән бүләкләнә. 1905-1907 елларда Петербургның «Леший», «Скоморох», «Вольница» сатирик журналларында хезмәттәшлек итә.
Казан сәнгать мәктәбе
1909 елда Казан сәнгать мәктәбе укытучысы итеп билгеләнүе сәбәпле, ул елны чит илгә чыга алмый. 1910 елның җәендә генә Берлин, Мюнхен, Верона, Милан, Падуя, Флоренция, Рум, Неаполь, Париж, Венага бара ала. 1911 елда Американың Карнеги институтында «Яшь киленне алып китү» () картинасын күрсәтә. Әлеге картина яңа темасы һәм үзгә ясау техникасы белән американнарны шаккаттыра. 1911 елда Лаеш өязе Надеждино авылында «Су белән коендыру» () картинасын яза башлый. Җәйнең эссе көнендә кое яныннан узучы кешеләрне су белән коендырып, яңгыр яудырырга өметләнгән авыл кешеләренең самими гадәтен сурәтли. «Варя Адоратская портреты» картинасы — Н. Фешинның билгеле хезмәте. Казан сәнгать мәктәбенең остаханәләре җитәкчесе буларак, педагогик хезмәткә дә күп вакыт бүлә. Казан сәнгать мәктәбе үткәргән, шулай ук берничә чит ил күргәзмәләрендә катнаша. 1916 елның 24 ноябрендә Н. Дубовский, В. Беклемишев, В. Маковский тәкъдиме белән сынлы сәнгать академигы исеменә лаек була. Октябрь инкыйлабыннан соң, туган илендә рәссам буларак үсәргә шартлар күрми. 1920 елда Казанда узган Беренче дәүләт күргәзмәсендә «Мал сую урыны» () картинасын күрсәтә. 1923 елда гаиләсе белән Америкага күчеп китә.
Америкада Америкага килгәч, хезмәте югары бәяләнә торган һөнәри рәссам буларак билгеле була. Төрле жанрларда иҗат итә. Беренче шәхси күргәзмәләре вакытында ук картиналары шәхси коллекционерлар тарафыннан сатып алынып бетә. Таоста, борынгы рус бизәү элементлары кертеп, Н. Фешин үзе төзегән йорты, архитектура һәйкәле сыйфатында, 1979 елда АКШның тарихи урыннары милли регистрына кертелә.
1923 елдан соң Н. Фешинның исеме ССРБда телгә алынмый башлый, Зур Совет Энциклопедиясе, сәнгать энциклопедияләренә кертелми. Берничә картинасы («Варя Адоратская портреты», «Су белән коендыру», «Мал сую урыны», «Әти портреты» һ.б.) ТР сынлы сәнгать музеенда сакланып калган.
1955 елның 5 октябрендә АКШта (Калифорния штаты, Санта-Моника (хәзер Лос-Анджелес эчендә)) вафат була. Васыяте буенча, 1976 елда җәсәде кызы Ия Фешина-Бренхам (1914—2003) тырышлыгы белән Казанга кайтарылып, Арча зиратына керү юлына якын урында, рәссам Кондрат Максимов кабере янәшәсенә җирләнә.
Иҗат эшләре ТР сынлы сәнгать музеенда (илдә Фешин әсәрләренең иң зур коллекциясе), Третьяков галереясендә, Рус музеенда, Чабаксар, Киров һ.б. музейларда саклана.
Хәтер 1923 елда Павел Беньков рәссамның портретын ясый. 1981 елда Таостагы йортында (АКШ) музее һәм укыту үзәге булган Фешин институты ачыла. 2006 елда үзе тәмамлаган һәм укыткан Казан сынлы сәнгать училищесынә рәссам исеме биреләПостановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 16 ноября 2006 г. № 551. Язучы Рауль Мирхәйдәров рәссам һәм аның улы, оныгы язмышы турында «За всё — наличными» (Һәр нәрсә өчен — түлисе) романын язган. «Хәзинә» галереясендә (Казан кирмәне) рәссам иҗатына зур урын бирелгән.
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 2.instagram.com/nicolaifechin
Әдәбият Бикбулатов Р. Казань. Знаменитые люди. Книга первая. К.: «Заман», 2003. ISBN 5-89052-016-4
Сылтамалар Николай Иванович Фешин «Кругосвет» белешмәлегендә
Моны да карагыз Картиналары Н. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы «Хәзинә» милли сәнгать галереясе
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Император сәнгать академиясен тәмамлаучылар Төркем:Россия империясе рәссамнары Төркем:Россия империясе академиклары Төркем:III дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалерлары Төркем:АКШ рәссамнары Төркем:Казан сынлы сәнгать училищесы укытучылары