Лондон конвенциясе — Бөекбритания башкаласы Лондонда төрле елларда төрле илләр вәкилләре тарафыннан имзаланган халыкара килешүләр. 1793 елгы Лондон конвенциясе — Бөекбритания белән Россия империясенең инкыйлаби Франциягә каршы бергәләп хәрәкәт итү турында килешүе. 1827 елгы Лондон конвенциясе — Бөекбритания, Россия империясе, Франциянең Госманлы империясе һәм греклар арасында арадашчы булу турында килешүе. 1831 елгы Лондон килешүе — Нидерландлар кыйраллыгын бүлү, Бельгия кыйраллыгының статусы һәм чикләре, Бөек Люксембург герцоглыгы статусы турында килешү. 1840 елгы Лондон конвенциясе — Госманлы империясе, Россия империясе, Европа дәүләтләре белән Кара диңгез бугазлары статусын билгеләүче килешү. 1841 елгы Лондон конвенциясе — Госманлы империясе, Россия империясе, Европа дәүләтләре белән Кара диңгез бугазлары статусын билгеләүче килешү. 1854 елгы Лондон килешүе — Бөекбритания, Госманлы империясе һәм Франциянең Россия империясенә каршы һөҗүм итү һәм саклану берлеге төзү турында килешүе. 1867 елгы Лондон килешүе — Люксембург мәсьәләсен дипломатик юл белән чишүгә юнәлтелгән килешү. 1871 елгы Лондон конвенциясе — Госманлы империясе, Россия империясе, Европа дәүләтләре белән Кара диңгез бугазлары статусын билгеләүче килешү. 1885 елгы Лондон беркетмәсе — Бөекбритания белән Россия империясе арасында Әфганстанның төньяк чикләрен билгеләү буенча килешү. 1895 елгы Лондон килешүе — Үзәк Азиядә (Памир өлкәсендә) йогынты сфераларын бүлешү турында Бөекбритания һәм Россия империясе арасында төзелгән килешү. 1896 елгы Лондон конвенциясе — Бөекбритания белән Франция арасында Һинд-Кытайда йогынтыны бүлешү турында халыкара килешү. 1915 елгы Лондон декларациясе — Антанта илләренең 1914-1918 еллардагы Беренче бөтендөнья сугышы барышындагы килешүе. 1915 елгы Лондон килешүе — Бөекбритания, Россия империясе, Франциянең Италияне Антанта ягыннан Беренче бөтендөнья сугышына катнаштыру турында яшерен килешүе.
Źródło i licencja
Na podstawie: Wikipedia — Лондон конвенциясе · historia autorów.
Tekst: CC BY-SA 4.0.
Informacja o opracowaniu
Usunięto składnię wiki i szablony; dłuższe teksty skrócono.