Марат Хөснетдинов, Марат Хәйретдин улы Хөснетдинов — хуҗалык эшлеклесе, «Татнефтестрой» комбинатының баш инженеры, башлыгы (1969-1972), ССРБ нефть һәм газ сәнәгате төзү министры урынбасары (1972-1986), БДБ эшләре буенча РФ министры урынбасары (1994-2000). Техник фәннәр кандидаты (1987). РФ технология фәннәре академиясе академигы (1998).

Тәрҗемәи хәле 1937 елның 20 июлендә Ырынбур өлкәсе Әсәкәй районы Әсәкәй авылында туган. «Инженер-гидротехник» белгечлеге буенча Куйбышев төзүче-инженерлар институтының (КуИСИ) (2015 елга кадәр Самара дәүләт архитектура-төзелеш университеты, 2015 елда Самара дәүләт техник университетына кушылган) гидротехник факультетын (1959), КуИСИ аспирантурасын (1968), ССРБ халык хуҗалыгы академиясен (1976) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1959 елда Куйбышев төзүче-инженерлар институтын тәмамлагач, юллама буенча Бөгелмәгә, «Татспецстрой» трестына эшкә җибәрелә.

1959-1962 елларда Чулман елгасыннан су суырту корылмаларын төзүче 13нче төзү-монтажлау участогында (ТМУ, ) бетон коючылар бригадиры, мастер, прораб (Яр Чаллы), «Татспецстрой» трестының 36нчы ТМУ баш инженеры (Бөгелмә).

1962-1964 елларда «Татспецстрой» трестының 38нче ТМУ башлыгы (Карабаш эшчеләр бистәсе).

1964-1969 елларда «Татспецстрой» трестының баш инженеры (Әлмәт).

1969-1972 елларда «Татнефтестрой» комбинатының баш инженеры, башлыгы (Әлмәт).

1972-1986 елларда ССРБ нефть һәм газ сәнәгате төзү министры урынбасары (Мәскәү).

1986-1990 елларда Куба газ сәнәгате министрының киңәшчесе (Гавана).

1990-1992 елларда «Союзнефтегазстройтруд» Үзәге директоры (Мәскәү).

1992-1993 елларда РФ ягулык һәм энергетика министрлыгының дәүләтара һәм регионара элемтәләр Баш идарәсе башлыгы (Мәскәү).

1993-1994 елларда БДБ әгъзасы булган дәүләтләр белән икътисадый хезмәттәшлек буенча РФ Дәүләт комитеты рәисе урынбасары (Мәскәү).

1994-2000 елларда БДБ эшләре буенча РФ министры урынбасары (Мәскәү).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1966 Хөрмәт Билгесе ордены 1971 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены 1978 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Академик И.М. Губкин исемендәге премия

Чыганаклар Строители нефтяного края. Казань: Слово, 2008. ISBN 978-5-98356-068-0

Сылтамалар М.Х. Хөснетдинов турында Илкүләм тарихи белешмәлектә

Искәрмәләр

Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Самар дәүләт техник университетын тәмамлаучылар Төркем:Төзүчеләр Төркем:Инженерлар