Халыкара Җил көне (, , ) — 15 июньдә дөнья илләрендә билгеләп үтелә торган чара (бәйрәм). Җилдән алып булган экологик яктан файдалы энергиягә багышлана.
Тарих
2007 елда Җил энергиясе буенча Европа берлеге () (en) һәм Җил энергиясе буенча халыкара шура () (en) килешүе нигезендә оештырыла башлый. Европа илләрендәге энергетик берләшмәләр һәм җил индустриясе , үз эшләрен уңай яктан һәм кулланучыларга киңрәк таныту максатында, бәйрәмне билгеләүне хуплап каршы алалар. Беренче тапкыр чара Европаның 18 илендә билгеләп үтелә. Җил энергиясе турында семинарлар уза, экспертлар чыгышы оештырыла.
Максаты Җәмгыятьнең игътибарын җилдән алып булган энергиягә һәм аның экологик яктан файдалы булуына, җил индустриясен үстерү мөһим булуына юнәлтү.
Мәгълүмат Беренче җил генераторы 1890 елда Даниядә төзелгән. Җил энергиясе — нефть, газ, ташкүмер кебек казылма ягулыкларга алмаш, зыянсыз энергия. Җил энергиясе атмосферага парник газлары, метан, су бүлеп чыгармый. 1999 елда Оклахомада (АКШ) җилнең иң көчле тизлеге (җирдән 30 м биеклектә 484 км/сәг) теркәлгән. РФдә иң көчле җилле урын — Чукоткадагы Наварин борынында (секундына 50-60 м). 2016 елда Алманиядә барлык кулланылган энергиянең 87% ы кояш, җил, судан алынган. 2021 елга Австралиядә барлык энергиянең 81% ы кояштан һәм җилдән алыначак.
Әдәбият Кемгә җил энергиясе, кемгә – утын. Сираҗи сүзе (газета), 2017 ел, июнь.
Сылтамалар Халыкара Җил көне рәсми сайты
Искәрмәләр
Төркем:Энергетика Төркем:Экология Төркем:Җилләр Төркем:15 июнь