Артём Айдинов, Артём Николай улы Айдинов (Айдинов, Артём Николаевич) (1947 елның 22 июле, Тбилиси — 1965 елның 6 декабре, Казан) — Казан авиация институтының беренче курс студенты, сугышчан комсомол дружинасы (БКД) әгъзасы, 1965 елның 6 декабрендә Казан урамында кизү торганда хулиганнар кулыннан һәлак була. Исеме Казандагы урамга, мәктәпкә бирелгән, аның исемендәге еллык шәһәр премиясе булдырылган.

Тәрҗемәи хәле 1947 елның 22 июлендә Тбилисидә чик сакчысы - әфисәр гаиләсендә туган. Кичке мәктәптә укып, инструментлар заводында электрик булып эшли. Баскетбол буенче беренче разрядка ия була, Гөрҗистанның баскетбол буенча җыелма командасында уйный. Унсигез яшендә Казанга килә, Казан авиация институтының двигательләр төзү факультетына укырга керә. 1965 елның 3 сентябрендә КАИның сугышчан комсомол дружинасына (СКД, ) языла, шәһәр урамнарында җәмәгать тәртибен саклый.

1965 елның 6 декабрендә А. Айдинов Короленко урамында урнашкан дружинниклар штабында кизү тора. Штабка «Күршедәге Гагарин урамында кеше кыйныйлар» дигән хәбәр килгәч, курсташы Леонид Штейнберг белән җинаять урынына йөгерәләр. Хулиганнарны тоткарлаганда, дружинникларның икесе дә пычак ярасы ала. А. Айдиновны табиблар коткарып кала алмый. Участковый Риф Хәйретдин улы Моратов җинаятьчеләрне тоткарлауны оештыра.

«Макар» кушаматлы Анатолий Савченконы (18 яшьтә) атарга, «Бычок» кушаматлы Виктор Ермолаевны 13 елга ирегеннән мәхрүм итәргә хөкем итәләрБизнес Online, 06.12.2010.

Артемның җәсәден КАИ тулай торагыннан Казан аэропортына кадәр бик күп кеше озата бара. Мәскәү аэропортында очкычны Мәскәү вузлары студентлары каршы алып, Тбилисигә озатып кала. Артем туган шәһәре Тбилисидә җирләнә.

Хәтер

1966 елда Казанның Вахитов районындагы урамга исеме бирелгән. 1966 елда КАИның 4нче тулай торагына (Короленко урамы) исеме бирелгән. Казанның Яңа Савин районында урнашкан 71нче мәктәпкә (Волгоград урамы, 39А) исеме бирелгән71нче мәктәпнең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе. 2004 елда мәктәптә «Айдиновчы» () тәртип саклау отряды оештырылган . Мәктәптә Артем Айдинов музее булдырылган Музей Артема Айдинова. 1975 елда 71нче мәктәп бакчасында һәйкәл (бюст) ачылган. Скульптор — В.И. Рогожин, архитектор — Р.Б. Нурмөхәммәтов. 2000 елның 11 декабрендә Казан шәһәре администрациясе башлыгының № 2436 (11.12.2000) карары белән, җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр һәм студентлар оешмалары хезмәткәрләрен бүләкләү өчен, А. Айдинов исемендәге махсус еллык шәһәр премиясе булдырылган В Казани состоялось награждение городской ежегодной премией имени Артема АйдиноваОфициальный портал мэрии Казани, 03.12.2008.

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Моны да карагыз Артём Айдинов урамы Артём Айдинов һәйкәле

Сылтамалар Герои БКД КАИ. Сачев М.В. сайты

Искәрмәләр

Төркем:Шәхесләр:Казан