Әхмәров — фамилия. Әхмәрев, Әхмиров вариантлары да очрый.

Әхмәрев Гайнетдин Әхмәрев (1864―1911), тарихчы, археолог, этнограф, Шәрык клубы идарәсе әгъзасы. Җанбәк Әхмәрев (1921—2009), ветеринария микробиологы, фән докторы. Ш. Әхмәровның улы. Кормангали Әхмәрев (??―1858 елдан соң), сабын кайнату заводы хуҗасы.

Әхмәров Алмас Әхмәров (1929), приборлар төзү белгече, фән докторы. Әхмәт Әхмәров (1920―1978), шин заводында автопокрышка җыючы, Социалистик Хезмәт Герое (1971) (Ярославль). Бәян Әхмәров (1914―1942), күмәк хуҗалык рәисе (Менделеевск районы). Ибраһим Әхмәров (1912―1987), укытучы, һәвәскәр астроном, комета ачучы. Исхак Әхмәров (1901―1976), совет разведчигы, полковник. Нияз Әхмәров (1945), неврапотолог, фән докторы. Ш. Әхмәровның оныгы, Ү. Әхмәровның улы. Рәшит Әхмәров (1939―1996), Казан елга порты башлыгы (1991―1996). Рөстәм Әхмәров, фән кандидаты, доцент. Ш. Әхмәровның оныгы, Ү. Әхмәровның улы. Сәхибгәрәй (Павел) Әхмәров, Казан руханилар академиясенең гарәп теле укытучысы, миссионер. Үзбәк Әхмәров (1913), физиолог, невропатолог, фән докторы. Ш. Әхмәровның улы. Хәсән Әхмәров (1866―??), ЭККА составындагы Башкорт аерым укчылар бригадасы командиры (1919 елның августыннан). Чыңгыз Әхмәров (1912―1995), рәссам. Шаһбазгәрәй Әхмәров (1852―1900), педагог, җәмәгать эшлеклесе,. Шиһаб Әхмәров (1882―1966), педагог, нәшир, журналист.

Әхмиров Касыйм Әхмиров (1923―1951), Советлар Берлеге каһарманы (1943).

Наталья Әхмәрова (1964), балет биючесе (Бостон (АКШ), Пермь).

Төркем:Фамилияләр