Мөслим җәмигъ мәчете — Татарстанның Мөслим районы үзәге Мөслим авылында урнашкан мөселманнар гыйбадәтханәсе, Аллаһ йорты, районның үзәк (җәмигъ) мәчете. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагында. 2017 елның 18 августында ачылган. Адресы: 423970 ТР Мөслим районы Мөслим авылы, Пушкин урамы, 92нче Б йорт МЕСТНАЯ МУСУЛЬМАНСКАЯ РЕЛИГИОЗНАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ - ПРИХОД МЕЧЕТИ "ДЖАМИГ" МУХТАСИБАТА МУСЛЮМОВСКОГО РАЙОНА ЦЕНТАРИЛИЗОВАННОЙ РЕЛИГИОЗНОЙ ОРГАНИЗАЦИИ - ДУМ РТ.

Районның имам-мөхтәсибе: 2017 елның 18 августыннан 2019 елның 15 февраленә кадәр Мөслим имам-мөхтәсибе һәлак булды . ТР МДН рәсми сайты, 15.02.2019) — Венер (Габделкәрим) хәзрәт Моратов (Түбән Кама җәмигъ мәчетеннән күчеп килгән, тумышы белән Минзәлә районы Аю авылыннан) Г. Моратовның Вконтактедагы сәхифәсе. 2019 елның 22 февраленнән — Расих хәзрәт Каюмов (Элемтә авылы мәчетенең имам-хатыйбы)Имамнар җыелышы узды. Мөслим-информ, 22.02.2019.

Тарих

2015 елның 11 сентябрендә Мөслимнең өченче мәчете Чынлыкта, дүртенче мәчет. 1901 елда төзелгән Мөслим мәчете мәдрәсә булып хезмәт итә төзелешендә беренче нигез ташы салына. Тантанада ТР мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин катнаша.

2016 елның 15 октябрендә мәчеткә айлы манара куела Мәчеткә айлы манара куелды. Мөҗәһит Әхмәтҗанов сайты, 15.10.2016 .

2017 елның 18 августында мәчет ачыла, беренче азан әйтелә, беренче җомга намазы укыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле буларак, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе (2017 елның августына кадәр Түбән Кама имам-мөхтәсибе, тумышы белән Сарман авылыннан) Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һ.б. катнаша.

Бина Бер манаралы, ике яруслы мәчет. Манарасы 30 м биеклектә, мәйданы ~800 м². Мәчеттә ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым ике намаз (гыйбадәт) залы, яңа технологияләр буенча эшләнгән интерактив китапханә һәм музей, өч уку бүлмәсе, ашханә, имам-хатыйб бүлмәсе, никах һәм балага исем кушу тантаналары өчен махсус зал һ.б. бүлмәләр бар. Бер меңгә якын кешене сыйдыра. Идәненә 700 мең сумлык келәм җәелгән.

Кызыклы факт Җәмигъ мәчете халык телендә «Аэропорт мәчете» дип йөртелә, чөнки мәчет төзелгән урында элек Мөслим аэропорты булып, Казанга, Бөгелмәгә, Сарманга, Минзәләгә, Актанышка Ан-2, аннары Ил-14 очкычлары көненә икешәр рейс ясап, әйләнеп кайта торган була Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003. 103нче биттә.. Мәгърифәт үзәге музее 2025 елның 8 мартында Җәмигъ мәчетендә «Вакыт комы» дип исемләнгән Мәгърифәт үзәге ачылган. Биредә интерактив музей эшли: анда имамнар һәм абыстайлар турында зур мәгълүмат урын алган. Үзәкне ачуда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин катнашкан. Язучы Фоат Садриев Мәгърифәт үзәге музеена татарча хәрефләре булган экслюзив язу машинкасы тапшырган Фоат Садриев Мөслимдәге Мәгърифәт үзәге музеена үзенең язу машинкасы тапшырды. Татар-информ, 12.03.2025 Рамазан-2025: Мөфти Мөслимдә Мәгърифәт үзәген ачты һәм районкүләм ифтарда катнашты. ТР МДН сайты, 8.03.2025.

Моны да карагыз «Нур» мәчете Мөслим мәчете Разалия мәчете

Искәрмәләр

Әдәбият Рөстәм Зарипов''. Яхшылык ихлас булсын. «Татарстан яшьләре», 2017 ел, 31 август. Мөслимдәге Җәмигъ мәчете үз ишекләрен ачты. Мөслим районының рәсми мәгълүмат сайты muslumirc.ru, 18.08.2017

Сылтамалар «Ислам в Муслюмово» сәхифәсе

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Мөслим районы мәчетләре