Качалов урамы () — Казанның Идел буе районында, элекке Постау бистәсендә урнашкан урам. Актер Василий Качалов (1875-1948) исемен йөртә. Географиясе Нурсолтан Назарбаев урамыннан башланып, Шаляпин, Ипподром урамнарын кисеп үтә һәм Газ урамы белән киселештә тәмамлана. Тарих Хәзерге исемен 1946 елның 1 июненнән йөртә.

Игътибарга лаек объектлар «Тайказан» скульптур композициясе Абай Кунанбаев бюсты. 2024 елның 19 октябрендә Казанда Назарбаев һәм Качалов урамнары чатында Абай Кунанбаевка бюст ачылган. Авторы – скульптор, Казакъстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Нурбол Калиев. Бюст – Казакъстан хөкүмәтенең Татарстан башкаласына бүләгеБюст Абая торжественно открыли в Казани. YouTube https://www.business-gazeta.ru/news/652123 В Казани открыли бюст казахского поэта Абая Кунанбаева. Бизнес-Онлайн, 24.10.2024. Һәйкәлне ачу тантанасында Казакъстанның мәдәният һәм мәгълүмат министры , Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һ.б. рәсми затлар катнашканТатарстан һәм Казахстан мәдәният министрлары Абай Кунанбаевка һәйкәл ачты. Татарстан Язучылар берлеге.

Искәрмәләр

Төркем:Казанның Идел буе районы урамнары