АКШ федераль башкарма департаментлары () — Америка Кушма Штатлары Хөкүмәтенең башкарма влач органнары. Күпчелек илләрдәге министрлыклар аналогы.

Күпчелек департаметлар башында сәркатиб тора; юстиция департаментын Баш прокурор җитәкли. Баш прокурор АКШ Президенты һәм АКШ Сенаты тарафыннан тәгаенләнә. Беренче департаментлар 1789 елда төзелә.

АКШ федераль башкарма департаментлар АКШ авыл хуҗалыгы департаменты (Department of Agriculture, USDA) АКШ сәүдә департаменты (Department of Commerce, DOC) АКШ саклау департаменты (Department of Defense, DOD) АКШ мәгариф департаменты (Department of Education, ED) АКШ энергетика департаменты (Department of Energy, DOE) АКШ сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләре департаменты (Department of Health and Human Services, HHS) АКШ эчке иминлек департаменты (Department of Homeland Security, DHS) АКШ-ның Торак төзелеше һәм кала үсеше департаменты (Department of Housing and Urban Development, HUD) АКШ юстиция департаменты (Department of Justice, DOJ) АКШ эш департаменты (Department of Labor, DOL) АКШ Дәүләт департаменты (Department of State, DOS) АКШ эчке эшләр департаменты (Department of the Interior, DOI) АКШ финанс департаменты (Department of the Treasury) АКШ транспорт департаменты (Department of Transportation, DOT) АКШ ветераннар эшләре буенча департаменты (Department of Veterans Affairs, VA) АКШ департаментлар эмблемалары

Шулай ук карагыз АКШ федераль агентлыклар

Төркем:АКШ сәясәте