Николай Фролов, Николай Василий улы Фролов (; , — , ) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971). Тәрҗемәи хәле 1931 елның 13 декабрендә День рождения Героя. Региональная общественная организация ветеранов (пенсионеров) Республики Татарстан, 14.12.2020 Татарстан АССР Югары Ослан районы Волково авылында, колхоз рәисе гаиләсендә алтынчы бала булып туган. Волковода башлангыч, Каен авылында җидееллык мәктәптә укыган Гордость Верхнеуслонского района: Герой соцтруда Николай Фролов. vuslon.ru, 7.12.2014. 1948 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казанга килгән һәм «Спартак» аяк киемнәре комбинатында эшли башлаган. Җиңел сәнәгать техникумында кичке бүлектә укыган. 1951 елда армиягә алынган. 4,5 ел Мәскәү өлкәсендә хезмәт иткән.
Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, 1955 елдан 2000 елга кадәр Казанның «Радиоприбор» заводында фрезерчы булып эшләгән, анда 44 ел хезмәт куйган. Радиоэлектроника сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткән. Күренекле рационализатор буларак дан казанган: фрезер станокларын шәхсән модернизацияләгән, авиация приборларының катлаулы детальләрен эшкәртү өчен уникаль җайланмалар эшләгән, даими рәвештә план нормаларын арттырган Мэрия Казани выражает глубокие соболезнования родным и близким Николая Фролова - Новости - Официальный портал Казани. kzn.ru, 14.07.2026.
Иҗтимагый эшчәнлеге 1962 елда профсоюзның цех һәм завод комитетлары әгъзасы итеп сайланган, 1964 елда цехның партия бюросы секретаре булган. 1970 елдан «Радиоприбор» Казан заводы парткомы әгъзасы булган, КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Казан шәһәр комитеты әгъзасы итеп сайланган. 2004 елдан — Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Геройлары, Татарстан Республикасында сугышчан һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары иҗтимагый хәйрия оешмасының җаваплы сәркатибе Социалистик Хезмәт Герое, рационализатор Николай Фролов 95 яшендә вафат булган. Татар-информ, 15.07.2026.
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Галина Николаевна. Улы белән кызы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:Социалистик Хезмәт Каһарманнары