Хәмит Әхәтов (Хәмит Фәйзрахман улы Әхәтов, , — , ) — СССР һәм РФ тренеры (чаңгы дисциплинары), РФның атказанган тренеры (1994), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1993). Биографиясе 1955 елның 29 апрелендә Татарстан АССРның Кукмара районы Мәмәшир авылында туган. 1976 елда Ленинград физик культура институтын тәмамлыйАхатов Хамит Файзрахманович // Энциклопедия Тюмени. Студент чагында ул һәм аның хатыны Татьяна биатлон белән җитди шөгыльләнгәннәр, Ленинград җыелма командасы өчен чыгыш ясаганнар, чаңгы ярышлары буенча спорт мастерлыгына кандидатлар булганнар. 1981 елда шәһәр Башкарма комитеты рәисе П.Г. Зайцев чакыруы буенча хатыны белән Ямал-Ненец автоном округының Лабытнанга шәһәренә күчеп килә, анда Хәмит Әхәтов чаңгы ярышлары буенча тренер, ә Татьяна Әхәтова балалар — яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры була. 1986 елда ук Лабытнангы шәһәре балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы ЯНАО округ ярышларында эстафетада I һәм II урынны яулыйЧеловек и малая родина // school-science.ru.

Хәмит Әхәтова шәкертләре арасында аның кызы Альбина Әхәтова, Олимпия чемпионы Луиза Носкова, Европа һәм дөнья чемпионы Юлия Макарова һәм башкалар бар. Гаиләсе Хатыны - Татьяна Вениаминовна Әхәтова, Ленинград физик культура институтын тәмамлаган. Лабытнангы шәһәре балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры иде. 2000 елда һәлак була. Аның исемен Лабытнанги шәһәре балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе йөртә. Кызы - Альбина Хәмит кызы Әхәтова, Россия биатлончысы, Россиянең Атказанган спорт мастеры, 1998, 2002, 2006 елгы Олимпия уеннары чемпионы һәм призеры. Бүләкләр һәм исемнәре I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Россиянең атказанган тренеры (1994) «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе (1993) Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2007) Лабытнанги шәһәренең мактаулы гражданины (2000) Искәрмәләр

Төркем:Татар спортчылары