Жан Кулон (француз телендә: Jean Coulomb; 1904—1999) — француз математигы һәм геофизигы, Бурбаки математиклар төркеменең нигезләүчеләренең берсе (төркем эшендә 1935 елның апреленнән 1937 елга кадәр катнашканBeaulieu, Liliane. Bourbaki à Nancy . Institut Élie Cartan.).

Төп нәтиҗәләр физикада, хосусан, геомагнетизм һәм атмосфера электры өлкәсендә ирешелгән.

1957 елдан 1962 елга кадәр Франциянең иң эре өйрәнү үзәге The Centre national de la recherche scientifique («Фәнни өйрәнүләрнең милли үзәге», CNRS) мөдире, 1962 елдан 1967 елга кадәр — Милли Галәм тикшеренүләре үзәге (Франция) президенты. 1976—1977 елларда — Франция фәннәр академиясе президенты.

Бүләкләнүе Жюль Жансен премиясе (1961).

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар