Бәхтияр Абдугафур, чын исеме Бәхтияр Рәсүлев (, , 1980 елның 26 августы, СССР, Үзбәкстан ССР, Нәмангән өлкәсе, Уйчин районы, Яркурган) ― язучы, галим, биология фәннәре докторы, Үзбәкстан Язучылар берлеге әгъзасыBaxtiyor Abdug’afur. Open Eurasian Literary Festival & Book Forum. Фәнни карьерасын әдәби иҗат белән берләштерә, тарихи романнардан алып хәрби прозага кадәр төрле жанрларда әсәрләр иҗат итәБахтиёр Абдугафур. livelib.ru.

Тәрҗемәи хәле 1980 елның 26 августында Нәмангән өлкәсе Уйчин районы Яркурган кышлагында туган.

Израильдә микробиология һәм вирусология белгечлеге буенча аспирантурада укыган. 2012―2018 елларда Кытайда эшләгән, Кытай Халык Республикасы Физик химия институтында нанобиотехнологияләр өлкәсендә фәнни эш белән шөгыльләнгәнБахтиёр Абдуғафур: «Биз олимлар халқнинг кулгусига қолаверамиз». Zamin.uz, 17.03.2021.

Хәзерге вакытта Үзбәкстан Генетика һәм үсемлекләрнең эксперименталь биологиясе институтында микроорганизмнар биотехнологиясе лабораториясе мөдире вазыйфасын башкара, өлкән фәнни хезмәткәр Талантливый ученый. Академия наук Республики Узбекистан, 09.11.2022.

100 гә якын фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләр авторы, бер патенты бар, халыкара проектларда актив катнаша. Аны Кытай, Япония, Швейцария кебек илләргә лекцияләр укырга чакыралар.

Иҗаты Аның әсәрләре арасында «Узбечка»Baxtiyor Abdug‘afur: "Uzbechka", yoxud snayper qiz haqida qissa. asaxiy.uz, «Мәдәминбәк: канлы гөлләр үзәне» (2003―2009 еллар арасында язылган, 2018 елда гына «Akademnashr» нәшриятында дөнья күргән)Shuhrat Sattorov. «Qonli gullar vodiysi: Madaminbek» romani muallifi bilan suhbat. xabar.uz, 25.08.2018 һәм «Солтан Җалолиддин Мәңгүберди», «Алхимикның кара китабы»«Черная книга Алхимика» Бахтиёр Абдугафур романнары бар. Үзбәкстанның футбол буенча җыелма командасы капитаны турында «Odil Ahmedov. Orzuning shonli yo'li» китабыBaxtiyor Abdug'afur: Odil Ahmedov. Orzuning shonli yo'li. asaxiy.uz дөнья күргән (2021, «Янги Китоб» нәшрияты).

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Olamlar kurashi. Malikaning mash’um bitigi» әкияте, «Alkimyogarlar jangi», «Oltinchi yo‘lak», «Quyosh Mag‘ribga botadi» хикәяләре басылып чыккан. «Sharq yulduzi» журналында басылган «Kibr minorasi» әсәре «2015 елның иң яхшы хикәясе» дип танылган. Вакытлы матбугат басмаларында, шул исәптән, «Sharq yulduzi», «Yoshlik» журналлары, «Kitob dunyosi», «So‘g‘diyona», «Bekajon», «Darakchi» газеталарында проза әсәрләре басылып килә. Кайбер китаплары рус телендә дә басылган.

2022 елда «Узбечка» романы буенча нәфис фильм төшерелгәнАлександра Кулакова. История девушки-снайпера в годы ВОВ: съемки фильма «Узбечка» завершились в Беларуси. mir24.tv, 20.07.2022.

Чаллыда нәшер ителүче «Мәйдан» журналының 2026 елгы апрель санында (84―88 битләр) «Кардәш халыклар иҗаты» бүлегендә Бәхтияр Абдугафурның «Утлы чәчәк» хикәясе басылган (Лилия Гыйбадуллина тәрҗемәсе).

Искәрмәләр

Сылтамалар Shuhrat Sattorov. «Qonli gullar vodiysi: Madaminbek» romani muallifi bilan suhbat. xabar.uz, 25.08.2018 Бахтиёр Абдуғафур Собиржон Ёқубов. «Бунинг охири вой бўлади!..» – Бахтиёр Абдуғафур. xabar.uz, 09.05.2024

Төркем:Үзбәкстан язучылары Төркем:Үзбәкстан галимнәре Төркем:Биология фәннәре докторлары Төркем:Микробиологлар Төркем:Вирусологлар