Радик Сабиров (, — , — журналист, әдәбиятчы-галим, филология фәннәре кандидаты (2004). Идел журналының (2014—2019) һәм Шәһри Казанның (2019—2026) баш мөхәрире.
Тәрҗемәи хәл Радик Рәшит улы Сабиров 1979 елның 18 маенда Татарстанның Аксубай районында, Яңа Үзи авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе Рәшит Салих улы — агроном, колхоз рәисе, әнисе Алсу Рәхимҗан кызы – педагог. Балачагы Түбән Татар Майнасы авылында уза. Радик Түбән Татар Майнасы авылы мәктәбен алтын медальгә тәмамлый.
1996 елда Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. 2001 елда тәмамлый.2004 елда якташы Хәсән Туфан иҗатына багышлап фәнни хезмәт язып, кандидатлык диссертациясен яклый.
2004 елдан Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында эшли. Башта ассистент, аннары өлкән укытучы, доцент буларак студентларга белем бирә. Көчле оештыручы буларак декан урынбасары итеп билгеләнә.
Шул ук вакытта Интертат мәгълүмат агентлыгында эшли, спорт журналисты буларак таныла. Безнең спорт газетасын оештыра.
2011 елда КФУ җитәкчелеге ябылуга дучар иткән Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын яклап урамга пикетка чыга, студентларны да шуңа өнди. Бу адымга барган бердәнбер укытучы була. Шул сәбәпле университеттагы эшен югалта.Азатлык, 03.06.2026: Журналист, татфакны яклаган мөгаллим Радик Сабиров вафатБО, 04.06.2026: «Тиражи сокращались, он переживал»: простились с 47-летним главредом «Шәһри Казан»
2014 елдан «Идел» журналын җитәкли, 2019 елның 20 июненнән «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәрире була. Шул ук вакытта редакция нигезендә чыгып килүче һәм Русия төбәкләренә таратылучы «Без бергә» газетын чыгаруны да үз өстенә ала.
2026 елның 2 июнендә кинәттән вафат була. Кабере — туган авылы Яңа Үзи зиратында.
Чыганаклар Радик Сабиров белән хушлашу: «Аны күргән саен матбугатның киләчәге бар, дип уйлый идем» Р. Сабиров. Татфагым бетә — татарым да бетәме?
Сылтамалар
Төркем:Аксубай районында туганнар Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татар әдәбият галимнәре Төркем:Казан университеты укытучылары Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Спорт журналистлары Төркем:Шәһри Казан журналистлары