Кризис(инглиз. Crysis) — ул Crytek тарафыннан булдырылган һәм Electronic Arts тарафыннан Microsoft Windows өчен чыгарылган 2007 елгы беренче зат шутеры. Бу Кризис сериясенең беренче өлеше. Кризис Сугыш башлыгы исемле аерым кушымта 2008 елда чыкты, һәм аның хикәясе шул ук вакытта була, ләкин башка протагонист затыннан. Кризис Камилләштерелгән исемле басма Microsoft Windows, PlayStation 4, Xbox One һәм Nintendo Switch өчен 2020 елда чыкты, һәм ул шулай ук Кризис Камилләштерелгән Өчлегенең(инглиз. Crysis Remastered Trilogy) өлеше.
Кризис киләчәктә урнашкан. Хикәя буенча, анда зур борынгы чит планета төзелеше Филиппинның көнчыгыш ярының якын-тирәдәге уйлап табылган Лингшан утрауларының тавында табыла. Бер кулланучылы кампаниядә уенчы АКШ Дельта-Форс төркеменең Джейк Данн сугышчысы буларак уйный, ә уенда протагонистны үзенең яшерен исем буенча “Номад” дип атыйлар. Номад күптөрле футуристик коралны һәм җиһазны куллана, алар арасында бигрәк тә “Киләчәк сугышчысы”(Future Force Warrior) чын концептына нигезләнгән нанокостюм билгеле. Уенчы Төньяк Корея гаскәрләренә һәм җирдән читтәге дошманнарга каршы утраудагы күптөрле мохиттә һәм якындагы территориядә көрәшә.
Сылтамалар
Төркем:Xbox One өчен уеннар Төркем:Windows өчен уеннар Төркем:PlayStation 4 өчен уеннар Төркем:Беренче зат шутерлары