Эризифалылар, яки чын ончыл чык гөмбәләре () - Erysiphaceae тәртибенә караган аскомицет гөмбәләр семьялыгы. Барлык вәкилләре дә чәчәкле үсемлекләрнең (гадәттә ике өлешле үсемлекләрнең) облигат паразитлары, аларның өслегендә күпсанлы конидиофорлы мицелий үзенчәлекле онсыман кунык барлыкка китерә. Кунык әкренләп үсә бара һәм яшел органнарның шактый өлешен каплап ала. Үсемлекләр кибеп үләләр, уңыш кими, аның сыйфаты начарлана.

Бу гөмбәләр гаусторияләр ярдәмендә эпидермис, сабаклар, чәчәк һәм җимеш күзәнәкләрендә паразитлык итә; аз санлы вәкилләрдә гаусторияләр мезофиллга үтеп керә ала. Споралар фрдәмендә үрчиләр. Гадәттә, чын ончыл чык гөмбәләренең үсеш циклы ике этаптан тора - конидияле (җенессез) һәм аскомицет (җенси) .

Әлеге семьялык вәкилләренең суперпаразитлары билгеле — бу Cicinobolus ыругына караган гөмбәләр. Аларның юка мицелийлары хуҗа гөмбәнең калын гифалары эченә тарала, буена үтеп керә, һәм аның конидияләре эчендә пикнидалар барлыкка китерә .

Татарстан территориясендә алмагачта (Podosphaera leucotricha), крыжовникта (Sphaerotheca mors), имәндә (Microsphaera alphitoides), кыяклыларда (Erysiphe graminis) һәм башкада ончыл чык авыруын китереп чыгаручы ончыл чык гөмбәләре киң таралган. Ончыл чык һава шартлары уңай булганда (җылы һәм дымлы җәй), Америка өрәңгесендә һәм очлы яфраклы өрәңгедә, корычагач, дүләнә, миләш, зелпедә үрчи.

Хуҗалыктагы әһәмияте Чәчүлекләрне, яшь үсентеләрне һәм чәчкеннәрне зарарлап, сабакчалы имәнгә шактый зыян китерәләр. Ончыл чык гөмбәләре арасында авыл хуҗалыгы культураларының берничә куркыныч патогены бар:

Bloomeria cerealis - ярмалы культуралар паразиты, Катырган сферотекасы - катырган һәм кара карлыган паразиты, Erysiphe vitiformis – йөзем паразиты.

Ончыл чык гөмбәләре белән зарарланудан саклану ысуллары:

агач һәм куак токымнарын үстерү агротехникасын саклау (имән чикләвекләрен көзен чәчү күпкә отышлырак), чәчүлекләргә һәм утыртмаларга 3-4 тапкыр 1-процентлы коллоид күкерт суспензиясе яки 0,2-0,3-процентлы байлетон бөркү, үсемлекчелектә һәм бакчачылыкта ончыл гөмбә авыруына чыдам сортлар куллану, санитар саклау чараларын үтәү, фосфорлы-калийлы ашламалар куллану.

Классификация 2022 елның ноябренә Catalogue of Life мәгълүмат базасы буенча, гаиләгә түбәндәге токымнар керә:

Искәрмәләр

Әдәбият

Жизнь растений : в 6 т. / гл. ред. Ал. А. Фёдоров. — М. : Просвещение, 1976. — Т. 2 : Грибы / под ред. М. В. Горленко. — С. 132—144. — 479 с. — 300 000 экз.

Төркем:Әлифба буенча гөмбәләр Төркем:Гөмбәләр Төркем:Татарстан табигате