Рөстәм Нәбиев, Рөстәм Илгиз улы Нәбиев (Рустам Ильгизович Набиев; 1992 елның 13 мае, РФ, БР, Чакмагыш районы, Чакмагыш) — блогер, активист, спортчы. Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы (2026—2029), Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы (2019 елдан). Берничә тапкыр Россия һәм дөнья рекордчысы. Дөньяда кулларында Эверестка менгән беренче альпинистНабиев Рустам Ильгизович. Общественная палата РФ.
Тәрҗемәи хәле 1992 елның 13 маенда Чакмагышта туган. Әтисе Илгиз, әнисе Раушания (1993 елның сентябрендә ), абыйсы Илнур. Малайларны әтисенең туганы Рида тәрбиягә алганНазифа Нурмухаметова. Биография Рустама Набиева: что с ним случилось, восхождение на Эверест на руках. UFA1.RU, 31.05.2026.
Балачактан спорт белән мавыга, җиңел һәм авыр атлетикага өстенлек бирә. 2015 елда Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлагач, хәрби хезмәткә алынган. Үз теләге белән Һава-десант гаскәрләренә () киткән һәм Омск шәһәренең Светлый бистәсендә ВДВ кече белгечләрен әзерли торган 242нче уку үзәгенә җибәрелгән. 2015 елның 12 июлендә уку үзәгендә төнлә казарма бинасы җимерелеп төшкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 24 хәрби һәлак булган. Җиде сәгать чамасы җимерекләр астында булган Нәбиев 20дән артык хирургик операция кичергәнВладимир Казанцев. Рустам Набиев стал участником чемпионата по бодибилдингу. KP.RU, 4.10.2025. Табибларга аның ике аягын да кисәргә туры килгән. Дәвалану һәм тернәкләнү 11 айдан артык барган.
Спорт Следж-хоккей Госпитальдән чыкканнан соң спорт белән шөгыльләнә башлаган. Сочидагы Паралимпия уеннарының көмеш призеры киңәше белән өч елдан артык «Феникс» клубы (Мәскәү өлкәсе) өчен чыгыш ясаган, аның командасы берничә халыкара турнирда җиңүче булган.
Следж-хоккейдан киткәч, парашют белән сикерүгә күчкәнРустам Набиев: «Человек — главный проект в своей жизни, и нужно сделать все, чтобы он реализовался». takzdorovo.ru.
Пара-альпинизм 2019 елда мөмкинлекләре чикләнгән башка кешеләр үрнәгендә пара-альпинизм белән шөгыльләнә башлаган (мөстәкыйль, бары тик кулларында гына менгән). (Кавказ) тавының (5642 метр; хатыны Индира белән бергә) 2020 елда көнбатыш түбәсенә, бер елдан көнчыгыш түбәсенә менгән. 2021 елда тавына (8163 метр, Непал), алдагы елларда Казбек (5033 м), Арарат (5165 м), аннары Килиманджарога (5895 м, Танзания, Африка) менеп җитә алган. 2023 елда (6961 м, Аргентина) яулаганКсения Ермакова. Блогер-миллионник. Как живет пострадавший после обрушения казармы в Омске. АиФ Омск, 12.07.2023.
2026 елның 20 маенда бары тик кулларында гына хәрәкәт итеп Эверестны (Джомолунгма, 8848 метр, Непал—Кытай) яулап алганЛяйсан Закирова. Уфимский блогер и альпинист Рустам Набиев покорил Эверест. Башинформ, 21.05.2026. Альпинизмдагы казанышлары өчен Гиннесс рекордлар китабына кертелгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2022 — ордены (Россия) — актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Путин наградил орденом Дружбы блогера из Уфы Рустама Набиева. Татар-информ, 26.02.2023 2017 — «Мәгарифкә керткән өлеше өчен» номинациясендә «Знание. Премия» бүләгеРустам Набиев номинант и победитель Премии «Знание» 2024. znanierussia.ru 2026 — Генерал Шайморатов медале — Гражданлык бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек һәм батырлык өчен «Новые люди» в Башкортостане получили медалиста и зеленый свет от Хабирова. Правда ПФО, 6.07.2026. 2026 — «VI Яңа татар җыры» конкурсы җиңүчесе (бүләккә 200 мең сумлык сертификат) — «Әче әремнәрдән бал җыям» җыры өчен (авторы Зифа Нагаева)Фирүзә Гыйниятова. Иске «Яңа татар җыры VI» яңалыклары — «билетсыз» журналистлар һәм «сыйфатлырак» җиңүчеләр. Интертат, 18.09.2026Резеда Галикәева. «Әче үләннәрдән бал җыям». «Кызыл таң», 18.09.2026.
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны ИндираИндира Набиева Вконтакте (1994 елгы, бер авылда күрше йортларда яшәгәннәр, бер мәктәптә укыганнарЕвгения Виноградова. Жена покорившего Эверест без ног Рустама Набиева вспомнила, как тот бросил ее в реанимации. StarHit, 8.06.2026). 3 бала (кызлары Соня, Амина, улы Таир) атасы. 2025 елда «социаль эш» юнәлеше буенча БДМУ магистратурасын тәмамлаганВиктория Кудаева. «Загадал на Байкале рождение сына. Сбылось!». Выживший при обрушении казармы в Омске Рустам Набиев посвятил семье восхождение на пик Любви. KP.RU, 21.08.2025 2025 елда буенча Башкортстан чемпионатында катнашканРустам Набиев выходит на сцену. Новости Башкирии, 4.10.2025. Блогер (Instagram да аңа 2,3 миллион кеше язылган): тормыш авырлыкларын җиңү, спорт һәм мотивация темаларын яктырта. Атнага 6 тапкыр тренажер залында шөгыльләнә. Киләчәктә тернәкләндерү үзәге ачарга планлаштыра. «Яңа кешеләр» (Новые люди) фиркасе әгъзасы. Кызыклы факт Рөстәм Нәбиев Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева белән җыр башкарган. «Ачы үләннәрдән бал җыям» җырын шагыйрә Рөстәмнең гадәти булмаган язмышына багышлап язган «Cәхнәгә тәүге чыгуым»: Рөстәм Нәбиев Зифа Нагаева белән үзенә багышланган җыр башкарган. Ватаным Татарстан, 10.07.2026«Мой первый опыт на сцене»: Рустам Набиев спел с Зифой Нагаевой посвященную ему татарскую песню. ТатарстанДа, 10.07.2026.
Искәрмәләр
Сылтамалар Назифа Нурмухаметова. Биография Рустама Набиева: что с ним случилось, восхождение на Эверест на руках. UFA1.RU, 31.05.2026 Ксения Ермакова. Блогер-миллионник. Как живет пострадавший после обрушения казармы в Омске. АиФ Омск, 12.07.2023
Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Уфа нефть институтын тәмамлаучылар Төркем:Гиннесс рекордлар китабы рекордчылары Төркем:Параспортчылар Төркем:Генерал Шайморатов медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Яңа кешеләр» фиркасе әгъзалары