Кече Салман (Түбән Салман, ) — Пенза өлкәсенең Исса районына караган татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9 Хәзер Салман авылы составында исәпләнә.

Географиясе Авыл Пенза өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, Ока-Дон түбәнлегенең көнчыгыш читендә, урман-дала зонасында, Ташкичү авыл советы үзәгеннән 5 км төньякта һәм Исса бистәсеннән 15 км көнбатыштарак урнашкан..

Климаты

Климат уртача континенталь дип характерлана. Иң салкын айның (гыйнвар) уртача һава температурасы −11,5 °C (абсолют минимум −44 °C); иң җылы айның (июль) һава температурасы — 19,5 °C (абсолют максимум −38 °C). Салкынсыз чор 133 көн дәвам итә. Еллык явым-төшем күләме 467 мм. Кар капламы уртача 141 көн дәвам итә.

Тарихы

XIX гасыр башында Салман елгасы башындагы сазлыкта Кече Салман, Рудниковка, Нагорная авылы буларак нигезләнгәндер. 1864 елда 43 йорт, үз мәчете була.

1877 елда мәчет, мәдрәсәсе булган. XIX гасырның икенче яртысыннан Пенза губернасы Инсар өязе Трехсвятский волосте авылы.. 1911 елда — бер община, 30 йорт, мәчет, мәдрәсә эшләгән.

1969 елда Салман авылы составына кертелә.

Халык саны

1864 елда – 240 кеше, 1877 – 211, 1911 – 268, 1926 – 232, 1930 – 288, 1939 – якынча 186, 1959 елда 125 кеше яшәгән.

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Исса районы торак пунтлары