2023 елда вафат булган Балтачлы Рөстәм Фәйзрахманов (2002 елгы) В Татарстане похоронили погибшего в СВО разведчика. 116.ру, 15.04.2023 белән бутамагыз. Рөстәм Фәйздрахманов, Рөстәм Рафат улы Фәйздрахманов (Рустем Рафатович Файздрахманов; 1985 елның 24 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә — 2026 елның 7 мае, ЛХР, Сватово) — драма актеры, режиссер, педагог. 2006 елдан А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры актеры, театрның куючы режиссеры. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2020).
Тәрҗемәи хәле 1985 елның 24 июнендә туган Сегодня поздравления с днем рождения принимает Рустем Файздрахманов. Литературная мастерская Вконтакте, 24.06.2024.
А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры каршындагы Актер осталыгы мәктәбен тәмамлаган. Бөгелмә театрына 2006 елда яшь актер буларак килгән.
Вафаты 2025 елның апрелендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт имзалаган һәм 23 апрельдә махсус хәрби операция зонасына киткәнНе стало Заслуженного артиста Республики Татарстан Рустема Файздрахманова. Новости Альметьевска Almet News Вконтакте, 5.08.2026. хезмәт иткән. Берничә айдан соң позициядән (Луганск Халык Республикасының төньяк-көнбатыш чикләрендә урнашкан шәһәре юнәлешендә) элемтәгә чыгудан туктаган. Аны «хәбәрсез югалган» дип таныганнар, 7 майда суд аның үлемен раслаганВ Казань едет шеф Росгвардии, Татарстан отбил «Игры кочевников», на СВО погиб заслуженный артист РТ. «БИЗНЕС Online», 15.08.2026.
Иҗаты
А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрында эшләгән елларында сәхнәдә бик күп якты образлар тудырган. Тамашачылар аны бигрәк тә Василий Теркин, Подколесин, Глумов, Граф Альмавива, Ротшильд («Скрипка Ротшильда» спектаклендә), Саймон һәм башка рольләрдә истә калдырган. Һәр рольдә тирәнтен яши белгән, анда ниндидер чын, кешелекле нәрсә тапкан. 2020 елга режиссер Фәйздрахмановның исәбендә — уйналган 26 төп һәм икенчел роль, балалар куелышын да кертеп, 10 спектакль. Тамашачылар аның уйнау манерасын яраткан, һәр рольгә күңеленең бер өлешен салганы өчен артистны хөрмәт иткән.
2013 елдан режиссер (театрның куючы режиссеры) буларак та эшли башлаган. Аның спектакльләре арасында: «Башмачкин», «Прикосновение», «А свадьба пела и…», «Денискины рассказы», «Сотворившая чудо», «Повелитель мух» һ.б.
«Могҗиза тудырган» (Сотворившая чудо) спектакле — мөмкинлекләре чикләнгән кыз турындагы тарих, мондый балалар белән аралашу, сукыр-саңгырау балаларны укыту буенча дөнья тәҗрибәсенә йогынты ясаган тарих. Эчтәлек бик кызыклы түгел кебек тоелса да, Бөгелмә артистлары эмоциональ уйный, зал җанлы реакция күрсәтә. 2018 елда Йошкар-Олада, Г. Константинов исемендәге Академия рус драма театры залында узучы «Мост дружбы» (Дуслык күпере) халыкара рус театрлары фестивале әлеге спектакль белән ачылган В Республике Марий Эл открылся фестиваль русских театров «Мост дружбы». ТАСС, 20.11.2018. 2019 елда Бөгелмә театры актрисасы Ләйсән Хәбибуллина «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булганПобедители премии «Тантана» («Триумф») – 2019. Союз театральных деятелей Республики Татарстан, 27.03.2019.
Актерлык һәм режиссерлык эшеннән тыш, педагогика белән дә шөгыльләнгән, балалар белән эшләгән, мәсәлән, «Зазеркалье» театр студиясе белән җитәкчелек иткән Театральная студия «Маска» На днях в нашем лагере был гость Файздрахманов Рустем Рафатович. ДЗОЛ «Сосновка», г.Бугульма Вконтакте, 7.07.2024.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2020 — Татарстан Республикасының атказанган артистыАктерам Бугульминского драматического театра присвоили звание «Заслуженный артист РТ». Всемирный конгресс татар 2017 — «Тантана» театраль премиясен тапшыруда ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының махсус призы — оригиналь режиссерлык эше өчен — А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрының (Екатеринбург) пьесасы буенча куелган «Башмачкин» спектаклеВ Казани объявили лауреатов премии «Тантана» («Триумф») -2017. Портал муниципальных образований РТ, 28.03.2017. 2015 – Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен «Перспектива» номинациясе гранты 80-летие Бугульминского русского драматического театра имени Баталова. Бугульма Livе, 18.12.2015.
Шәхси тормышы Балалары булган Актер Бугульминского драмтеатра отправился на СВО. Новости Бугульмы, 23.04.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар Файздрахманов Рустем Рафатович. Бугульминский государственный русский драматический театр имени А.В. Баталова. Памяти Рустема Рафатовича Файздрахманова. Бугульминский государственный русский драматический театр имени А.В. Баталова, 15.08.2026
Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Шәхесләр:Бөгелмә театры Төркем:Россиянең 2022 елгы Украина хәрби чараларында үтерелгән хәрбиләр