Рушан Аббясов, Рушан Рәфыйк улы Аббясов (Рушан Рафикович Аббясов; 1981 елның 16 октябре, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― россияле ислам дине әһеле, мөфти. Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары (2014 елдан), Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе (2012 елдан). Фәлсәфә фәннәре кандидаты (2018).
Тәрҗемәи хәле 1981 елның 16 октябрендә Мәскәү шәһәрендә татар гаиләсендә туган Муфтий Рушан Аббясов. Нәселенең тамырлары Пильна районы, Яңа Мочали авылыннан. Муфтий Рушан Аббясов провел пятничное богослужение в селе Новый Мочалей. Совет муфтиев России. 24.07.2026
1993―1997 елларда Катар дәүләтендә «Гарәп теле һәм Ислам нигезләре» юнәлеше белән гомуми белем бирү мәктәбендә укыган. Мәскәү ислам теология факультетын тәмамлаган. 2001 елда имам-хатыйб рухани дәрәҗәсен алган. Шул ук елда Мәскәү мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында «этномәдәни белем бирү системасын үстерү» проблемасы буенча квалификация күтәрү курслары узган. 2004 елда «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен, 2015 елда РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «конфессияара һәм этникара мөнәсәбәтләр куркынычсызлыгы» белгечлеге буенча магистратура тәмамлаган.
2018 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Исламның хәзерге социаль доктринасы» темасына фәлсәфә фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе фәлсәфә фәннәре докторы, доцент С. А. Семедов)Аббясов Рушан Рафикович // Официальный сайт Российской академии народного хозяйства и государственной службы при Президенте Российской Федерации.
1997―1998 елларда Мәскәүнең Советлар Союзы Каһарманы Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы гомуми белем бирү , 1998―2003 елларда Мәскәү җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә укыткан, 1998―2007 елларда Мәскәүнең 1167 нче гомуми белем бирү мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары булган.
2001 елдан ― Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәре һәм районы «Әл-Ихсан мөселман җәмгыяте» җирле мөселман оешмасы рәисе һәм имам-хатыйбыМРО «Мусульманская община Аль-Ихсан» Ногинского района. Структура и должности. 2001―2002 елларда ― Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара бүлеге мөдире урынбасары. 2002–2011 елларда – Россия мөфтиләр шурасының халыкара департаменты директоры. 2009 елдан – «Читай» нәшрият йортының генераль директоры һәм баш мөхәррире.
2010 елдан ― «Мәскәү өлкәсе мөхтәсибәте» үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе һәм имам-мөхтәсибе, 2012 елдан ― мөфти, Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе. 2012 елдан Мәскәү ислам университетында укытаПреподаватели МИУ на официальном сайте Московского Исламского Университета. «Башлап җибәрүчеләр өчен гарәп теле» уку әсбабы, күп санлы басмалар, монографияләр һәм мәкаләләр авторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2015 ― III дәрәҗә «Мәскәү өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» билгесеРушан хазрат Аббясов награждён знаком «За заслуги перед Московской областью» III степени / сайт «Рахман» 2020 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале 2026 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― әхлакый традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен Указ Раиса Республики Татарстан № 680 от 20.08.2026
Шәхси тормышы Өйләнгән, 2 ул һәм бер кыз тәрбияли.
Искәрмәләр
Сылтамалар Аббясов Рушан Рафикович Муфтий Рушан Аббясов. Московской области
Моны да карагыз Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте
Төркем:Ислам дине әһелләре Төркем:Татар дин әһелләре Төркем:Мәскәү имамнары Төркем:Фәлсәфә фәннәре кандидатлары Төркем:Россия мөфтиләре Төркем:Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү ислам институтын тәмамлаучылар Төркем:III дәрәҗә «Мәскәү өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр