Гамир Мөбәрәкҗанов (, , — , ) — фән эшлеклесе, физика-математика фәннәре кандидаты.

Казан дәүләт университетын (1957) бетергән. 1957-63 тә КДУның алгебра кафедрасында, доцент (1965). 1967-1980 дә Исәпләү техникасын халык хуҗалыгына кулланышка кертү буенча Дәүләт фәнни-тикшеренү һәм проектлау институтында (ГНИПИ-ВТ) әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире, бүлек мөдире. 1980-2023 елларда КАИ-КИТТУның махсус математика кафедрасы доценты.

СССР Приборлар төзү, үзэшләгечләштерү һәм идарә итү системалары министрлыгының ОСТ 25-911-80 ФСУ исемле тармак стандарты авторы; Казан, Мәскәү, Грозный, Стәрлетамак шәһәрләрендәге приборлар төзү, химик машиналар төзү, станоклар төзү тагы инструменталь сәнәгатьләре предприятиләре өчен үзэшләгеч идарә итү системалары (АСУ) төзүнең баш конструкторы. 130 дан артык фәнни хезмәт авторы, шулар исәбендә «Югары математика лекцяләренең конспектлары» (өч кисәктә, 2000, 2002, 2003), «Математик анализдан „Функцияләрне тикшерү һәм графиклар төзү“ темасы буенча үзлектән эшләү өчен методик кулланма» (Наил Вәлишин белән берлектә, 2003), «Математика тамгалары һәм терминнары: барлыкка килү тарихы» (2004)https://psv4.vkuserphoto.ru/s/v1/d/pqLK1pQrlzK4olyQ2OFc5o7pmnL55mDmsdXPkUrnedAKp4upijHsN-CNyOP9h6o-ZoYse3jDmUFfHFixSN6I290baSGiZNSyvyDIZd3cuME-R8fa/Matematika_tamgalary__1211__1241_m_terminnary_barlykka_kil_1199_tarikhy_2004_G_M_M_1257_b_1241_r_1241_k_1175_anov.pdf, «Ихтималлык теориясе буенча төрле мәсьәләләрне үзлкетән чишү өчен методик кулланма» (Наил Вәлишин белән берлектә, 2005).

Искәрмәләр