Процессуаль хокук — процессуаль тәртипне, матди хокук нормаларын гамәлгә ашыру һәм үтәү процедураларын көйләгән хокук нормаларының җыелмасы. Процессуаль хокук матди хокук белән бәйләнгән, чөнки аны гамәлгә ашыру һәм яклау өчен кирәкле процессуаль формаларны ныгыта. Суд процессының түбәндәге төп формалары бар: конституцион, гражданлык, җинаять, административ процесс.

Процессуаль хокук матди хокукны гамәлгә ашыру һәм яклау тәртибен регламентлаштыра (ягъни кагыйдәләрен билгели).

Гражданлык-процессуаль хокук Гражданлык-процессуаль хокук — судлар тарафыннан гражданлык эшләрен хәл итү тәртибен көйләгән хокукый нормалар җыелмасы (хокук тармакларының берсе). Хәзерге вакытта Россиядә суд органнары системасы (Конституцион Суд, Арбитраж судлары, гомуми юрисдикция судлары) бар.

Гражданлык процессуаль хокукының предметы булып гомуми юрисдикция судында гражданлык эшләре буенча гаделлек урнаштырганда барлыкка килгән җәмәгать мөнәсәбәтләре генә тора.

Граждан-хокукы бәхәсләрен хәл итү тәртибе граждан процессуаль хокукы — граждан эшләрен судта карауны һәм хәл итүне, шул исәптән процесста катнашучыларның процессуаль гамәлләре тәртибен һәм эзлеклелеген җайга салучы хокук тармагы тарафыннан билгеләнә. Граждан процессы кагыйдәләре РФ Граждан процессуаль кодексында (ГПК) тупланган.

Граждан суд производствосының принциплары, ягъни төп, баштагы нигезләмәләре шулай ук ГПКда күрсәтелгән. Кодексның 1 нче бүлеге шулай «Төп нигезләмәләр» дип атала да. Конкрет мәсьәләләр буенча күпсанлы кагыйдәләр нәкъ менә шулардан килеп чыга да.

Арбитраж-процессуаль хокук Арбитраж, арбитраж дигән сүзләр төрле бәхәсләрне хәл итүче органнар исемлегендә көндәлек практикада кулланыла. Мәсәлән, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы арбитраж суды, Диңгез арбитражы комиссиясе, Халыкара коммерция арбитрагы. Биржаларда биржа мәгарифләреннән килеп чыккан бәхәсләрне хәл итү органнары барлыкка килә, аларны биржа арбитражы дип атыйлар.

Россиянең арбитраж суды эшкуарлык эшчәнлеге процессында һәм аны идарә итүдә барлыкка килгән хокукый мөнәсәбәтләрдән, ягъни юридик затлар арасында гражданлык хокукый мөнәсәбәтләреннән, икътисади бәхәсләрдән яки икътисадны идарә итү өлкәсендә (административ-хокук мөнәсәбәтләреннән) барлыкка килгән бәхәсләрне хәл иткәндә суд власын тормышка ашыра. 1991 елның 1 октябреннән Россия Федерациясендә дәүләт арбитражлары урынына килгән һәм икътисад өлкәсендә гаделлек урнаштыручы арбитраҗ судлары эшли.

Җинаять-процессуаль хокук Җинаять процессуаль хокукы — бу хокукныңсуд, прокуратура, тикшерү һәм дознание органнары җинаять эшләрен ачу, тикшерү, хәл итү буенча эшчәнлеге. Җинаять процессы тәртибен һәм эчтәлеген билгели, аның белән бәйле рәвештә барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләрен, җинаять процессын гамәлгә ашыручы органнарның, процесста катнашучыларның хокукларын һәм бурычларын көйли.

Суд, прокуратура, тикшерү һәм дознание органнары эшчәнлеге җинаять эшләрен ачу, тикшерү, хәл итү буенча Россия Федерациясенең җинаять-процессуаль кодексы белән көйләнә.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Большой юридический словарь / Под ред. А. Я. Сухарева, В. Д. Зорькина, В. Е. Крутских. — М.: ИНФРА-М, 1998. ISBN 5-86226-578-8 (ошибоч.). Большая советская энциклопедия. — Издательство «Советская энциклопедия». 1970—1977. Гуськова А. П., Муратова Н. Г. Судебное право: история и современность судебной власти в сфере уголовного судопроизводства. М, Юрист. 2005. Новицкая В. В., Новицкий В. А. Процессуальное право. Ставрополь. СевКавГТИ. 2006. Мурадьян Э. М. Судебное право. СПб. Юр. центр «Пресс». 2007 Төркем:Хокук