Һинд дине Нидерландларда азчылык дине булып тора, 17 000 000-нан аны якынча 215 000 кеше тота. Боларның күбесе чагыштырмача күптән түгел беренче яки икенче буын Һиндо-Суринамлылар, элеккеге Голландия колониясе Суринамда яшәгән Көньяк Азиялеләр, алар 1970-енче һәм 1980-енче елларда Нидерландларга сәфәр кылганнар. Шулай ук Һиндстан һәм Шри Ланкадан зур халык төркемнәре бар һәм Көнбатышта Һинд диненең азрак сан Көнбатыш тарафдарлары.
Тарихы Нидерландларда әһәмияткә ия Һинд дине тарафдарлары саны чагыштырмача хәзерге заман үсеше; 1960-ынчы елда илдә ун гына Һинд гаиләсе булган дип фараз ителгән,Report of the High Level Committee on the Indian Diaspora, p. 141 алар фараз ителгәнчә төп Һинд дине тарафдарлары халкын тәшкил иткәннәр. 1971 елда, "Статистика Үзәк Бюросы" 3000 тарафдарны теркәгән.CBS StatLine Шулай да, 1970-енче елларда саннар кискен үскән. Бу унтыгызынчы гасыр ахырында гаиләләре Суринамга күчеп бәйле эшчеләр буларак эшләгән Һинд чыгышлы кешеләр, Һиндо-Суринамлылар ("Һиндустани"лар) иммиграция сәбәпле булган. 1975 елда Суринам бәйсезлеге белән, илләрендә киләчәкләре турында борчылулар Суринамның якынча өчтән бер Һиндустаниларның Нидерландларга күчүенең сәбәбе булган. Һиндо-Суринамлылар күбесенчә Һинду булганнар, һәм нәтиҗәдә Һинду халкы 1980 елда бер унъеллык эчендә 34 000 - гә кадәр үскән, 1990 елда 61 000-гә үрмәләвен дәвам иткән һәм 2000 елда 91 000 булган.
Демография
Нидерландларда Һинд дине тарафдарларының иң зур төркеме иммигрантлардан тора, күбесенчә Суринамнан, ләкин турыдан Һиндстаннан һәм Шри Ланкадан килгән төркемнәр белән.van de Donk et al. (2006), p. 126 Бу халыкның төп саны, якынча 80%-ы мэйнстрим Һинд дине традицияләренә карый, ә шул ук вакытта калган 20% хәзерге заман Арья Самадж хәрәкәтенә карый.van de Donk et al. (2006), p. 127 Яңарак "гуру хәрәкәтләре"нә керүче икенчел төркемнәр бар, мәсәлән, Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте яки Трансценденталь медитация хәрәкәте һәм ниһаять Һинд дине элементлары булган "яңа гасыр" яки теософия ышанулар катнашмасын практикалый торган кечкенә сан тарафдарлар.
Һинд дине тарафдарларының фаразланган саны нинди чыганак куллануга карап шактый аерылып торырга мөмкин, ул 100 000-нән 200 000-нән артыкка кадәр диапазонда булырга мөмкин.van de Donk et al. (2006), p. 91 1997 ел өйрәнүе якынча 100 000 тарафдар булуын фараз иткән. 2006 ел CBS фаразы бу сан белән килешкән һәм ул санны 83 000 Суринамлы чыгышлы, 11 000 Һиндстан чыгышлы, 5000 башка Европа булмаганнар һәм 1000 Европалыларга бүлгән. Шулай да Нидерландларның Һинду Шурасы якынча 215 000 кеше дип фараз иткән, шуларның 160 000 - е Суринамнан, 15 000-е - Һиндстаннан, һәм 40 000-е - башка җирләрдән.van de Donk et al. (2006), p. 128 Бу саннар Югары Дәрәҗә Комитетының Һинд Диаспорасы өчен саннар белән бик якын тәңгәл килә, алар 200 000 Һиндстан чыгышлы һәм 15 000 Һиндле кеше дип раслаган.;Report of the High Level Committee on the Indian Diaspora, p. 138 Бу ике санның уртак чыганактан булуы яки алар Һиндстан чыгышлы кешеләрне практикалаучы Һиндулар белән берләштерәме икәне билгеле түгел.
2003 ел өйрәнүе тулаем Һиндо-Суринам халкын биргән - Һиндле чыгышлы Суринамлыларны - 160 000 итеп, шуларның 80%-ы яки якынча 130 000-е Һинд дине тарафдары булган. 2003 ел өйрәнүе буенча иң зур төбәк халык төркемнәре Зюйд-Һолландиядә булган (60 000), күбесенчә Гаага янында тупланып, һәм Ноорд-Һолландия (31 200); бу ике провинциягә тулаем санның 70%-ы туры килә. Халыкка практикаламаучы Һиндуларның күп саны кергән; 50% кына гыйбадәтханәгә даими йөргән дип исәпләнә.van de Donk et al. (2006), p. 130 Шул ук өйрәнүдә расланганча, якынча илле Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм якынча 250 каһин булган, аларның яртысы тулы-вакыт эшчеләр булган.
Шулай ук карагыз Һинду деноминацияләре Ил буенча Һинд дине Һинд дине Энциклопедиясе Нидерландларда Һинд дине гыйбадәтханәләре исемлеге
Искәрмәләр
Нидерланд телендә сылтамалар Geloven in het publieke domein: verkenningen van een dubbele transformatie. W.B.H.J. van de Donk, A.P. Jonkers, G.J. Kronjee en R.J.J. Plum. 2006. Bevolking; Islamieten en hindoes in Nederland. CBS StatLine
Инглиз телендә сылтама Chapter 11, Other Countries of Europe . Report of the High Level Committee on the Indian Diaspora.
Төркем:Һинд дине Төркем:Илләр һәм төбәкләр буенча Һинд дине Төркем:Нидерландта дин