Клара Новикова, Клара Борис кызы Новикова (кыз фамилиясе Һерцер, , 1946 елның 12 декабре, ССРБ, Украина ССР, Киев) — совет һәм РФ эстрада артисты, юмор остасы, РФ халык артисты (1997). РФ яһүдләре конгрессының иҗтимагый шурасы әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле 1946 елның 12 декабрендә Украина ССР башкаласы Киевта аяк киеме кибете мөдире Борис Зиновий улы Һерцер (1914-2004) гаиләсендә туган.
Мәктәптә укыган елларында ук көлкеле рольләрне оста башкара торган була. Киевта эстрада-цирк сәнгате студиясен, Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган.
1974 елда эстрадада беренче адымын ясый — эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсында катнашып, лауреат исемен ала. Призны Аркадий Райкин тапшыра.
1976 елдан «Москонцерт» оешмасында эшли.
1992 елдан Михаил Жванецкий җитәкчелегендәге миниатюралар театрында (Мәскәү, Беренче Тверская-Ямская урамы, 16/23) Офис. Театр миниатюр под рук. М. М. Жванецкого. Россия, Украина, Беларус, АКШ, Исраил, Австралия һ. б. илләрдә гастрольләре үтә.
РФ телевидениесенең «Аншлаг» тапшыруындагы Соня түтәй () монологлары белән киң танылу ала. Монологның беренче авторы — Марьян Беленький (1950 елда Киевта туган).
2010 елда «Соңарган мәхәббәт» (, Валерий Мухарьямов пьесасы буенча) драмасында төп рольне башкара.
Фильмография 1991 — «Как это делалось в Одессе» (фильм-спектакль) 1999 — «Вы будете смеяться» — баш роль 2003 — «Снежная королева» (мюзикл, Украина) — карга Клара 2004 — 2005 — «Осторожно, Задов!» — Рита 2005 — «Королева бензоколонки 2» (ремейк, Украина) — Рогнеда Карповна
Библиография «Моя история». 2001. ISBN 5-04-006691-0
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1974 — эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсы лауреаты. 1992 — «Алтын Остап» фестивале (Санкт-Петербург) премиясе (беренче лауреат, Ефим Шифрин белән бергә). 1992 — РФ атказанган артисты. 1995 — Халыкара «MORE SMEHA» фестивале (Рига) — Аркадий Райкин кубогы. 1997 — РФ халык артисты.
Гаилә хәле I ире — барабанчы Виктор Новиков. Киевта эстрада-цирк сәнгате студиясендә бер курста укыганнар. II ире — журналист Юрий Зерчанинов (1931―2009). Кызлары Мария (1977). Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Декабрьдә кабынган йолдызлар. Клара Новикова. «Сөембикә», 1996 ел, декабрь, 63нче бит.
Сылтамалар Клара Новикова. Рәсми сайт Клара Новикова. Юмор осталары берлеге сайты
Төркем:ССРБ актрисалары Төркем:Россия актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Юмор осталары Төркем:Яһүдләр Төркем:«Алтын Остап» премиясе лауреатлары