Ванесса Паради, Ване́сса Шанта́ль Паради́ (, 1972 елның 22 декабре, Франция, Ил-де-Франс, Сен-Мор-де-Фоссе) — Франциянең һәм Һолливудның кино актрисасы, шансон юнәлешендәге җырчы, фотомодель.
Тәрҗемәи хәле
1972 елның 22 декабрендә Франциянең Ил-де-Франс төбәге Валь-де-Марн департаменты Сен-Мор-де-Фоссе шәһәрендә режиссерлар Андре һәм Коринн Парадилар гаиләсендә туган. Кечкенәдән үк сәнгать (җыр, бию) белән мавыгып үсә. Ундүрт яшендә «Joe le taxi» () җыры белән бөтен Аурупа музыка чартларында танылу ала. 1988 елда «M & J» дебют альбомы чыга.
Беренче тапкыр кино экранында 1989 елда күренә: «Ак туй» (, режиссер Жан-Клод Бриссо́) фильмында баш рольдә — Матильда ролендә уйный. Сезар премиясенә лаек була. Әлеге картинада эротик күренешләрдә төшкән өчен тәнкыйть сүзе күп булу сәбәпле, 1989 — 1994 елларда кинода уйнамый тора. Бер-бер артлы җыр альбомнары («Variation Sur Le Même T’aime» (1990), «Vanessa Paradis» (1992), «Vanessa Paradis Live» (1994)) яздыра. Chanel (Шанель) йорты белән килешү төзеп, фотомодель карьерасын башлый, «Коко» хушбуена реклама ясый.
1995 елда «Элиза» (, режиссер Жан Бекке́р) фильмында баш рольдә — Мари ролендә уйный (фильмда партнеры Жерар Депардье була). Ванесса катнашкан «Сихерле мәхәббәт» (, режиссер René Lalanne (Рене Манзор), партнеры Жан Рено, 1997), «Икедән бер шанс» (, режиссер Патрис Леконт, партнерлары Жан-Поль Бельмондо, Ален Делон, 1998), «Күпер өстендәге кыз» (, режиссер Патрис Леконт, 1999) фильмнары дөнья күрә.
2000 елда «Bliss» альбомын яздыра, альбом белән таныштыру өчен турне оештыра.
2004-2005 елларда янәдән кинода төшә башлый.
2007 елда «Divinidylle» альбомын яздыра. 2013 елдагы «Love songs» альбомына иң соңгы 22 җыры кергән.
2016 елда «Йога белән мавыкканнар» (режиссер Кевин Смит) фильмында икенче пландагы рольне — тарих укытучысы ролен башкара. Әлеге картинада кызы Лили́-Ро́уз Депп һәм элекке ире Джонни Депп та уйный.
2017 елда Ванесса Паради уйнаган «Chien» комедиясе (Франция), Донбасстагы сугыш турында сөйләүче «Бәс» картинасы (Литва, Украина, Франция, Польша), «Maryline» драмасы (Франция), 2018 елда «Big Bang» фильмнарының премьерасы була.
Дискография 1988 — M & J 1990 — Variations sur le même t’aime 1992 — Vanessa Paradis 2000 — Bliss 2004 — Atomik Circus 2007 — Divinidylle 2011 — Un monstre à Paris 2013 — Love songs
Фильмография 1989 — Ак туй 1995 — Элиза 1997 — Сихерле мәхәббәт 1998 — Икедән бер шанс 1999 — Күпер өстендәге кыз 2004 — Атом циркы: Җеймс Баттлның кайтуы 2004 — Минем фәрештәм 2010 — Йөрәк ашаучы 2011 — Кафе де Флор 2013 — Жиголо битлеге астында 2014 — Чибәркәйләр Парижда 2016 — Йога белән мавыкканнар 2016 — Бәс
Шәхси тормышы Өйдәшләре: 1988-1991 елларда — Флоран Паньи (1961 елгы француз актеры һәм җырчысы) 1992-1997 елларда — Ле́нни (Леона́рд) Кра́виц (АКШның 1961 елгы кара тәнле музыканты, аранжировка ясаучы) 1997-1998 елларда — Станислас Мерһар (1971 елгы француз актеры) Язылышмаган ире (1998 — 2012 елларда) — актер Джонни Депп. Кызлары Лили́-Ро́уз Мелоди́ Депп (1999), АКШ актрисасы, фотомодель; уллары Җек Кристофер (2002) Өйдәшләре: Ярты ел — йорт җиһазы ширкәте хуҗасы Ги-Давид Гарби 2013-2015 елларда — Бенҗамин Бйолэ (1973 елгы француз музыканты һәм җырчысы)Инна Коваль. Ванесса Паради впервые вышла в свет с новым избранником. 24smi.org, 08.08.2017 2016 елдан — Сэмюэл Беншетри (1973 елгы француз кинорежиссеры)Евгения Разумова. СМИ: 45-летняя Ванесса Паради выходит замуж. 24smi.org, 28.01.2018
Әдәбият Декабрьдә кабынган йолдызлар. Ванесса Паради. «Сөембикә», 2017 ел, декабрь, 63 нче бит.
Сылтамалар Vanessa Paradis (Ванесса Паради). IMDb Ванесса Паради. Рәсми сайт Ванесса Паради
Искәрмәләр
Төркем:Актрисалар Төркем:Франция актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Франция җырчылары Төркем:XX гасыр җырчылары Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:Сәнгатьләр һәм әдәбият француз ордены кавалерлары Төркем:«Сезар» премиясе лауреатлары Төркем:Фотомодельләр