«Капитан Америка: Беренче үч алучы» (, ХФӘ: ) — режиссёр Җоу Җонстон төшергән, Marvel Comics нәшриятенең Капитан Америка комикслары нигезендә эшләнгән фильм. Капитан Америка ролен Крис Эванс башкарды. Фильмны ясау белән Marvel Studios ширкәте шөгыльләнде, ә дистрибьюция белән — Paramount Pictures. Фильмның сюжеты Икенче бөтендөнья сугышы вакытында сүтелә һәм Стив Роҗерс, — үзенең иленә хезмәт итәргә хыялланган, Бруклиннан клигән яшь һәм чирләшкә яшүсмер турында сөйли. Ул хәрби әзерлек эксперименталь програмында катнашырга ризалаша, шушы эксперимент кысаларында аңа «суперсолдат» сүлын кертәләр һәм вита-нурлар йогынтысы астына куялар. Шушы аңа кешедә була алмас көч бирә. Капитан Америка кушаматы астында, Роҗерс, нацистны һәм нацистлар оешмасының лидерын — Йоһанн Шмидтны туктатырга тиеш. Шушы оешма, серле куб рәвешендәге энергия чыганагы ярдәме белән, үзенә дөнья өстеннән хакимлеккә юл салырга ниятләнә. Бу фильм Marvel кинематографик галәменә, гомуми сюжет сызыгына кушылган фильмнар арасына, керде.
Капитан Америка турындагы фильмны төшерү фикере Marvel-га 1997 елда килгән иде, коцепциянең беренче вариантлары өстеннән эш башланган иде, ә фильмны тарату белән Artisan Entertainment ширкәте шөгыльләнергә тиеш иде, әмма персонажларга карата авторлык хокуклары турында суд тикшерүе сәбәпле, проект 2003 елның сентябренә кадәр катырылган иде. Merrill Lynch-тан Marvel Studios грант алганнан соң, Paramount Pictures өчен проект эшләнә башланды. Режиссёр урынына Җон Фавро һәм Лүи Летерье каралганнар иде, әмма 2008 елда режиссёр кәнәфиен Җоу Җонстон били. Ул элегрәк Җорҗ Лукас белән «Йолдыз сугышлары» оригинал трилогие өстендә эшләгән. Төп кастинг 2010 елның мартыннан башлап июненә кадәр узды, ә төшерүләр июнь аенда башландылар һәм Лондонда, Манчестердә Ливерпулда, һәм шулай ук, Лос-Анҗелестә уздылар.
Фильм Һолливудта 2011 елның 19 июлендә дөнья күрде. АКШ-да кинотәгәрәтү 22 июльда башланды. Россиядә тәгәрәтүләр 28 июль көнне 3D форматында башландылар. Фильм күбесенчә тәнкыйтьчеләрнең уңай бәяләмәләрен алды һәм тәгәрәтүдә 370 млн доллардан артык җыйдыWeekend Report: 'Captain America' Rockets to the Top, 'Potter’s Bubble Burst’s.
Актёрлары
Төшерү төркеме
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Җоу Җонстон фильмнары Төркем:2011 елның АКШ фильмнары Төркем:Marvel кинематографик галәме фильмнары Төркем:Икенче бөтендөнья сугышы турындагы фантастик фильмнар Төркем:Фәнни-фантастик сугыш фильмнары Төркем:Капитан Америка турындагы фильмнар Төркем:Нацистлар турындагы фильмнар Төркем:Галимнәр турындагы фантастик фильмнар Төркем:Яңадан башланган фильмнар Төркем:Приквел фильмнар Төркем:Альтернатив тарихлар фильмнары Төркем:АКШ-ның 3D фильмнары Төркем:2011 елның 3D фильмнары Төркем:2011 елның атышлы-чабышлы фильмнары Төркем:2011 елның фантастик фильмнары Төркем:Paramount Pictures фильмнары