Кейт Уинслет, Кейт Эли́забет Уи́нслет (, 1975 елның 5 октябре, Бөекбритания, Беркшир, Рединг) — Бөекбритания кино һәм телевидение актрисасы, җырчы. Тамашачыга «Титаник» фильмындагы яшь Роза Бьюкейтер роле аша таныш.

Тәрҗемәи хәле

1975 елның 5 октябрендә Бөекбританиянең Беркшир графлыгы үзәге Рединг шәһәрендә актерлар гаиләсендә туган. 1986—1992 елларда Redroofs Theatre School мәктәбендә актерлык осталыгына өйрәнә.

1991 елда актерлык карьерасы башланып китә: рекламада төшә, телевидениедә телесериалларда, шулай ук театрда уйный.

Яңа Зеландия кинорежиссеры Питер Җексонның () «Heavenly Creatures» (, 1994) фильмында уйнаган Җульет Хьюм роле кино тәнкыйтьчеләренең мактавына лаек була: London Critics Circle Film Awards () ала.

Канада — АКШ кинорежиссеры Җеймс Кэмеронның «Titanic» () фильмындагы яшь Роза Бьюкейтер роле өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Оскар» премиясенә тәкъдим ителә, премия АКШ кинорежиссеры Җеймс Брукның «As Good as It Gets» (, 1997) фильмында уйнаган Һелен Һантка бирелә. Әлеге фильм-катастрофада уйнау аны кино йолдызы итә. Картина буенча партнеры — Леонардо ди Каприо.

Бөекбритания режиссеры Ричард Эйрның «Iris» (, 2001) фильмында уйнаган яшь Айрис Мёрдок роле өчен «Оскар» премиясенә һәм «Алтын глобус» премиясенә тәкъдим ителә. European Film Awards () ала.

Франция кинорежиссеры Мишель Гондриның «Eternal Sunshine of the Spotless Mind» (, 2004) фильмындагы Клементина Кручински роле өчен «Оскар» премиясенә, BAFTA һәм «Алтын глобус» премияләренә тәкъдим ителә.

Алман-швейцар кинорежиссеры Марк Фостерның «Finding Neverland» (, 2004) картинасында уйнаган Сильвия Дэвис роле өчен «Оскар» премиясенә тәкъдим ителә. Картина буенча партнеры — Джонни Депп.

Тодд Филдның «Little Children» (, 2006) фильмында уйнаган Сара Пирс роле өчен 5нче мәртәбә «Оскар» премиясенә тәкъдим ителә, ләкин премияне Англия кинорежиссеры Стивен Фрирзның «The Queen» (, 2007) картинасында Елизавета II ролен башкарган Һелен Миррен (Елена Миронова) ала.

Англия режиссеры Сэм Мендесның (актрисаның ире) «Revolutionary Road» (, 2008) картинасындагы Эйприл Уилер роле өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Алтын глобус» премиясе белән бүләкләнә. Картина буенча партнеры — Леонардо Ди Каприо (1997 елдан соң беренче мәртәбә).

2009 елда Англия режиссеры Стивен Долдриның «The Reader» (, 2008) картинасындагы Һанна Шмиц роле уңыш һәм кинопремияләр китерә: «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Оскар» премиясенә, BAFTA, European Film Awards (), «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Алтын глобус» премиясенә лаек була.

АКШ кинорежиссеры Тодд Һейнсның 5 серияле «Mildred Pierce» () мини-сериалындагы Милдред Пирс роле өчен «Мини-сериалда яки фильмда иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Эмми» премиясенә һәм «Алтын глобус» премиясенә лаек була.

2012 елда Елизавета II «Британия империясе ордены командоры» исеме бирә Кейт Уинслет получила Орден Британской империи. 1tv.ru, 22.11.2012.

2014 елда Һолливудның Дан аллеясында шәхси йолдызы булдырыла Кейт Уинслет получила звезду на Аллее славы Голливуда. vev.ru, 18.03.2014.

Җырлаучы актриса буларак билгеле: аның башкаруында What If? синглы 2001 елда Европа илләрендә хит дәрәҗәсенә ирешә.

Гаилә хәле Беренч ире (1998—2001 елларда) — инглиз режиссёры Җим Триплтон (1974). Кызлары: Миа Триплтон (2000). Икенче ире (2003—2010 елларда) — Англия кинорежиссёры Сэм Мендес (1.08.1965). Уллары: Җо Алфи Уинслет Мендес (2003). Өченче ире (2012 елдан) — миллионер Нед Рокнролл. Уллары: Беар Блэйз Уинслет (2013).

Әдәбият Октябрь аенда кабынгын йолдызлар. Кейт Уинслет. «Сөембикә», 2015 ел, октябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар Кейт Уинслет. IMDb Kate Winslet. tv.com

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Бөекбритания актрисалары Төркем:Бөекбритания җырчылары Төркем:Британия империясе ордены дама-командорлары Төркем:«Эмми» премиясе лауреатлары Төркем:European Film Awards лауреатлары Төркем:«Алтын глобус» премиясе лауреатлары Төркем:«BAFTA» премиясе лауреатлары Төркем:«Сезар» премиясе лауреатлары Төркем:«Оскар» премиясе лауреатлары Төркем:«Грэмми» премиясе лауреатлары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:АКШ киноактерлар гильдиясе премиясе лауреатлары Төркем:Шәхесләр:Бөекбритания