Мергасов йорты — Казанның Дзержинский һәм Кави Нәҗми урамнары кисешкән урында урнашкан, 1928 елда конструктивизм стилендә төзелгән биш катлы йорт. 1917 елдан соң Казанда төзелгән беренче күп секцияле, көнкүрешкә җайланган торак йорт - совет архитектурасы истәлеге. Бу йортта язучылар Кави Нәҗми (1931-1952 елларда), Абдулла Алиш (1938-1941 елларда) һәм Ибраһим Гази (1952-1969 елларда), рәссам Магдалина Мавровская яшәгәннәр.
Төркем:Казанның истәлекле урыннары Төркем:Казанның Дзержински урамы Төркем:Казанның Кави Нәҗми урамы