Карга җиләге, бүре бөресе, салават тамыры () — казаякчалар гаиләлегенә караган үсемлекләр ыруы.
Таралуы 10 лап төре билгеле. Төньяк ярымшарда очрый.
Татарстанда 2 төре үсә, башаклы бүре бөресе (A.spicata) барлык районнарда да киң таралган, кызыл җиләкле бүре бөресе (A.erythrocarpa) Идел алды һәм Көнчыгыш Кама аръягында очрый, үз ареалының көнбатыш чигендә таралган. Ылыслы һәм катнаш урманнарда, елга буйларында үсә.
Ботаник тасвирлама 30-60 см озынлыктагы үсемлекләр. Тамырчасы юан. Яфраклары эре, озын сапта, икешәр-өчәрле. Чәчәкләре саргылт ак төстә, вак, кыска чуксыман чәчәк төркеменә җыелган. Җимеше – кара (башаклы бүре бөресе) һәм кызыл (кызыл җиләкле бүре бөресе) төстәге күп орлыклы җиләк. Май-июнь айларында чәчәк ата.
Куллану Дару үләне. Үләне һәм җимешләрендә алкалоидлар, С витамины, тамырларында сапониннар бар.
Халык медицинасында башаклы бүре бөресе тамырларыннан ясалган төнәтмәне баш һәм йөрәк авыртканда, кызыл җиләкле бүре бөресе тамырлары төнәтмәсен ашказаны-эчәк авырулары вакытында файдаланалар.
Агулы.
Башаклы бүре бөресе – декоратив.
Кызыл җиләкле бүре бөресе ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006)https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/bre-brese. Искәрмәләр
Төркем:Үсемлекләр Төркем:Дару үләннәре Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Үләннәр Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Кызыл китап Төркем:Татарстан табигате