«Рөстәм» мәчете — Казанның Хороводная урамында урнашкан гыйбадәтханә.

Тарих 2018 елның 11 августында манарасына ай куелды. Ачылышы 2018 елның 30 октябренә билгеләнгән. Мәчетне Разыя Еникеева исемле ханым Казанның «Калуга» бистәсе мөселман мәхәлләсе теләген тормышка ашырып үз кишәрлегендә төзергә карар иткән. Разыя ханым мәчетне вафат булган тормыш иптәше Рөстәм Латыйпов истәлегенә «Рөстәм» мәчете дип атаган һәм төзелеш чыгымнарын тулысынча үзе күтәргән.

Бина Мәчетнең мәйданы 190 кв. метр. Мәчет тирәсендәге гомуми мәйдан 800 кв. метр.

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар Казанда каршылык тудырган «Рөстәм» мәчете октябрьдә ачылачак. Азатлык радиосы

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча мәчетләрТөркем:Казан мәчетләре